Саба йөзү бассейны, Саба Арена, «Сабантуй» спорт комплекслары коллективлары арташлыларга концерт тәкъдим итте
«Бөек Җиңүгә- 80 ел»
16 май көнне Саба йөзү бассейны, Саба Арена, «Сабантуй» спорт комплекслары коллективлары Ике басу Арташ мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында җиңүгә багышланган “Туган җиргә кайтты кайтмаганнар “Хәтер китабы”на төренеп дигән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концертка кадәр “Хәтер төенчеге” дигән күргәзмә оештырылды.Тамашачыларга тематик җырлар һәм ялкынлы биюләр тәкъдим ителде. Аяз Гыйләҗевның “Яра” дигән әсәреннән театральләштерелгән өзек һәр тамашачының күңел түренә үтеп керде. Концертның мөһим өлеше- батыр каһарманнарыбызны бер минут тынлык белән искә алу булды, анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы кырларында, махсус хәрби операциядә гомерләрен биргәннәрне искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев