Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба– лидерлар исемлегендә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тар­магының 2024 елның 2 аендагы эшенә йомгаклар ясадылар.

Чарада  муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты. Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов  чыгышында әйтелгәнчә, 17 районда сыерлар  саны 2023 елга караганда  арткан.  Алар арасында  Саба да бар.

Шулай  ук  атлар  санын да иң  күп арттырган  районнар исемлегенә кергәнбез. Моннан тыш  сөт җи­теш­терүне  1 мең тоннадан артык арттырган  лидерларның берсе булып торабыз. Киңәшмәдә сыерларны һәм таналарны орлыкландыруны аерым контрольгә алырга кирәклеге билгеләп үтелде,  шәх­си ярдәмче хуҗалыкларда   тер­лекләрне  үрчетү мәсьәләсе дә  кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев