Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мәдәният йортында узган «Буыннар чылбыры – гаилә ядкаре» район фестиваль - конкурсының йомгаклау концертыннан фоторепортаж

Әлеге фестиваль район күләмендә Гаилә елы уңаеннан 2024 ел дәверендә узды

Гала- концерт алдыннан район мәдәният йорты фойесында иҗади күргәзмә оештырылды, гаиләләрнең шәҗәрәләре, төрле кул кул эшләре, династияләрнең музей экспонатлары, милли камыр ашлары тәкъдим ителде.

Концертта фестивальдә призлы урыннар яулаган Тимершыктан Хаҗимулла нәселе, Шекшедән Әндәр нәселе, Олы Шыңардан Хаҗи бабай нәселе чыгышлары күрсәтелде.

Җиңүчеләрне һәм фестиваль - конкурста актив катнашкан гаилә вәкилләрен Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады, һәр гаиләгә актив катнашканнары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркемгә шулай гаилә традицияләрен саклап, тату, дус, бердәм булып яшәүләрен теләде. Шул ук чарада ТР архив эшләре буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган “Минем шәҗәрәм” генеологик тикшеренүләр конкурсының муниципаль һәм республика турында призлы урын яулаган балалар да сәхнә чакырылып тәбрикләнделәр. 

Илмира Галимуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев