Ярдәм акциясенә Югары Утар авылы халкы да кушылды
Саба районы мөхтәсибәте Оренбург өлкәсендә су басудан зыян күрүчеләргә ярдәм җыюны дәвам итә. Кирәк-яракларны Саба җәмигъ мәчетенә тапшырырга мөмкин. Һәркем, хәленнән килгәнчә, табигать бәла-казасыннан зыян күреп йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калган халыкка үзеннән өлеш чыгара ала.
Бүген мәчеткә Югары Утар авылы халкы җыйган гуманитар ярдәм килде. «Махсус хәрби операциягә ярдәм җыю штабына шимбә саен кирәк-яраклар илтәбез, авыл халкы бик бердәм, ярдәмчел безнең»,- ди авыл фельдшеры Гөлфия Гыйбадуллина. Авыл халкы кием-салым, урын-җир комплектлары, гигиена товарлары туплап китергән. «Авыр чакта ярдәм итү зур савап. Мондый бәла-казаларны беребезгә дә күрергә язмасын инде»-диләр утарлылар.

.jpeg)




Нет комментариев