Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның Яңа ел КОТЛАВЫ
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар! Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!

Үтеп баручы ел безгә бай тәҗрибә, яңа казанышлар, уртак хезмәт нәтиҗәләрен бүләк итте. Без аны олы хыяллар белән, алдыбызга зур максатлар куеп каршылаган идек. Ел җиңелләрдән булмаса да, бергәләп, бер-беребезгә ярдәм итеп һәм булышып, бурычларның күпчелеген үтәп чыга алдык. Бу бердәмлек, сабалыларның туган төбәгебез өчен тырышып эшләүләре безгә район үсешендәге төп юнәлешләр буенча югары уңышларга ирешергә мөмкинлек бирде.
Елны районыбыз, гомумән алганда, хезмәттә уңай нәтиҗәләр белән тәмамлый. Нигездә икътисадның барлык тармакларында да тотрыклы үсеш тәэмин ителде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары куандырырлык булды. Табигать шартлары кыенлыклар тудырса да, әлеге тармакта эшләүчеләр игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыруны дәвам иттеләр. Быел кырлардан 83660 тонна уңыш җыйнап алынды, 1243600 центнер сөт, 158300 центнер барлык төр ит җитештерелде. Сәнәгать продукциясе 6,5 миллирад сумга җитте, 24000 квадрат метрдан артык торак төзелде. Төп капиталга 7 миллиард сумнан артык инвестицияләр кертелде. Социаль үзгәрешләрне камилләштерү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, икътисадны тотрыкландыру, мәгарифне, мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, физкультура һәм спортны, капиталь төзелешне, коммуналь хуҗалыкны үстерү бурычлары комплексын хәл итү юнәлешендә максатчан эш башкарылды. Республикада тормышка ашырылучы дәүләт программаларында актив катнашу нәтиҗәсендә социаль объектлар файдалануга тапшырылу алдында тора. Юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Туган җирен яратып, хезмәттә казанышларга ирешкән коллективларга ихлас рәхмәтлемен. Районыбызның туктаусыз үсүе, тормыш шартларының көннән-көн яхшырак, уңайлырак була баруы – барыбызның да үз урынында тырышып эшләве нәтиҗәсе.
Шулай ук мәгариф, спорт, социаль, мәдәният өлкәләрендә районыбызны республикада танытучылар белән дә хаклы горурлана алабыз. Уртак тырышлык белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан да яшь буынны тәрбияләүдә зур роль уйнаган күп кенә чаралар үткәрелде. Барлык уңышларыбыз – сезнең тырыш хезмәтегез, бердәмлегебез һәм туган ягыбызга булган мәхәббәтегез нәтиҗәсе. Федераль, республика программалары ярдәмендә без Яңа елга, районыбызның алга таба да динамик үсеше өчен, зур потенциаллар һәм мөмкинлекләр белән аяк басабыз. Моның өчен районыбыз халкы исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановка һәм республика Хөкүмәтенә, Федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәм.
Без озакламый РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән игълан ителгән Россия халыкларының бердәмлеге елына аяк басабыз. Милләтара татулыкны саклау – илебезнең уңышлы үсешенең мөһим шарты. Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан 2026 ел Ватанны саклап көрәшкән һәм ал-ялны белми тылда эшләгән һәркемгә олы ихтирам йөзеннән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы буларак та игълан ителде. Четерекле вакыйгалар барган чорда без райондашларыбызның бердәмлеген, йөрәкләре кушканча, хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә, махсус хәрби операциягә булышлыгын данларга тиешбез.
Яңа ел – узганны, хәзергене һәм киләчәкне, ак хыялларны һәм яңа максатларны берләштерүче бәйрәм.
Ә Раштуа йөрәкләрне якты хисләр белән сугара, гаиләләргә мәхәббәт, изгелек һәм шәфкатьлелек алып килә. Яңа ел һәр йортка иминлек, муллык, тынычлык һәм бәхет алып килсен. Һәр гаиләдә шат көлүләр яңгырасын, балалар куансын, өлкәннәр игътибар һәм ихтирам тойсын. Киләсе елда да барлык башлангычларыбыз уңышлы башкару чыгу юлында бер гаилә булып атлыйк. Барыбызга да үз көчебез белән булдырылганның кадерен белеп, алдагы елларда тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешү максаты куеп эшләргә-яшәргә язсын
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар, якыннарыгызның җылысын тоеп яшәвегезне телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев