Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба педагоглары Казан дәүләт аграр университетында будылар

Мәктәп директорлары, мәктәп урманчылык җитәкчеләре һәм Саба районы педагоглары Казан дәүләт аграр университетында кунакта булдылар

  Чара кысаларында педагоглар урман хуҗалыгы һәм экология факультетында  кызыклы лекцияләр тыңладылар, күргәзмәләр белән таныштылар. Төп доклад белән урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры Мусин Харис Гайнетдин  улы чыгыш  ясады. Факультет ассистентлары Наил Мирсияпов, Илнур Хөснетдинов, Салават Усманов, А. Диммөхәммәтова программаны үзләренең фәнни юнәлешләре буенча чыгышлар белән тулыландырды.

   Шулай ук педагоглар өчен югары уку йортының  инфраструктурасы белән дә танышу оештырылды. Алар аудиторияләр, музейлар һәм  заманча Агробиотехнопарк белән таныштылар. Ректор Илшат Нуриев сабалыларны югары уку йорты үсешенең төп тенденцияләре, аның төп эш принциплары һәм төбәк икътисадының гамәлдәге һәм киләчәк ихтыяҗлары өчен кадрлар әзерләү буенча яңалыклары белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев