Саба районы делегациясе “Уңыш” бәйрәмендә катнашты
Район яңалыклары

Саба районы делегациясе “Уңыш” бәйрәмендә катнашты

Бүген районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы алдынгылары район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә Казанның “Экспо” үзәгендә “Уңыш-2026” бәйрәмендә катнашты.

Саба районы делегациясе “Уңыш” бәйрәмендә катнашты

  Бүген районыбызның бер төркем авыл хуҗалыгы  алдынгылары район  башлыгы Рәис Миңнеханов  җитәкчелегендә Казанның “Экспо” үзәгендә “Уңыш-2026” бәйрәмендә катнашты.

Тантанада катнашучы делегациядән бер тәркем
Тантанада катнашучы делегациядән бер төркем

Делегация  составында авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе башлыгы  Гафур Хәсәншин, финанс-икътисад бүлеге  консультанты  Земфира Нуриева, “Саба” җәмгыяте  директоры  Адель Билалов, “Игенче” җәмгыяте директоры Алмаз Зарипов,  Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы  Зөфәр Мөхәммәтшин, “Урта Саба” бүлекчәсе  идарәчесе  Ленар  Саматов, “Нырты” предприятиесе  баш икътисадчысы  Илдария Вәлиева,  “Саба” җәмгыяте  механизаторлары Рөстәм Газизҗанов, Айрат Галимуллин, “ТатМит Агро” җитештерү мәйданчыгы  идарәчесе  Виктор Сидорук керде.

 

   “Республика Рәисе кабул итүенә  Саба район  делегациясе 11 кеше  составында бара. Чарада  иң  алдынгы  җитәкчеләр,  механизаторлар катнаша. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрне хөрмәтләү  безнең районда соңрак үтәчәк.  Кыр эшләре тәмамлангач, ярыш шартларына елдагыча йомгак  ясыйбыз. Традициягә кергән тәртиптә  үткәрергә планлаштырабыз. ”,– диде идарә башлыгы  Гафур  Хәсәншин юлга  кузгалыр  алдыннан.

 

Ул әйткәнчә,Игенчелектә ел нәтиҗәләренә  килсәк, явым-төшемнәр шактый булды, үсемлекләргә  үсү  өчен уңай   шартлар  туды. Урак  чорында, билгеле,   авырлыклар булып тора. Шуңа да карамастан, бөртеклеләрдән,  кукурузны  кертеп, гектарыннан уртача 37 центнер уңыш җыйнап  алына.  Хәзер кукуруз  сугу  соңгы  гектарларда бара, җир эшкәртү дәвам итә6

Терлекчелектә эшлиселәр һәрвакыттагыча, әле күп.  Кадрлар мәсьәләсен хәл итәргә  кирәк. Җитәкчеләре, белгечләр сөт җитештерү  буенча ныклы  юнәлеш  алып яуланган  үрләрне тагын да  яхшыртырга бурычлы. Чөнки игенчелектән  кергән  акча керемнәре чамалы, авыл хуҗалыгы  культураларын  сату бәяләре үткән елларга  чагыштырмача түбән булды. Шуңа күрә сөт, ит белән без моны тулыландырырга, алга таба яшәешен тәэмин итәргә тиешбез,– билгеләп үтте  идарә башлыгы

 

Тантанада   Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан илдә аграр продукция җитештерүче алдынгыларның берсе булып тора. Терлекчелек секторының уңышлы эшләвен билгеләп үткәндә тармак нәтиҗәләренә төп өлешне традицион алдынгылар шул Саба районын да  искә  алды. Хәзерге  вакытта Кукмара районы тәүлеккә 550 тоннадан, Әтнә һәм Балтач районнары – 400, Саба, Мамадыш һәм Минзәлә районнары 300 тоннадан артык сөт җитештерә.

 


Нет комментариев