Саба районы кырыктан артык чит ил студентын кабул итте
21 февраль – Халыкара туган тел көне җиденче ел рәттән – Казан (Идел буе) федераль университетында белем алучы чит ил студентларын һәм республика районнарыннан укучы-мөгаллимнәрне “Мәдәниятләр калейдоскобы” фестиваленә җыйды.
Халыкара дуслык, төрле милләтләр бердәмлеге тантана иткән республикакүләм чара быел 18 февральдә Саба урта мәктәбе базасында узып, анда Казахстан, Иран, Мали, Кытай, Төркмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Эквадор, Колумбия, Перу, Индонезия, Конго демократик республикасы, Чад, Пакистан, Һиндстан һәм башка илләрдән килгән чит ил студентлары, Татарстан районнарыннан һәм районыбыз мәктәпләреннән булган укучыларны берләштерде. Дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыйналган студентларны Татарстанга килүдә уртак максат – белем алу нияте бәйли. Фестивальдә быел Казахстан, Кыргызстан, Һиндстан, Иран, Төркмәнстанның, Казандагы генераль консуллары катнашуы да аның географиясе тагын да киңәюен һәм нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклый.
Фестиваль кунакларын район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов сәламләп, һәркемне дә иң беренче туган теле белән горурланырга һәм аны саклауда үз өлешен кертергә чакырды. “Халыкара туган тел көне уңаеннан районыбызда сезнең белән очрашу матур гадәткә керүенә бик шатбыз. Районыбыздагы халыкның 90 проценты татарча сөйләшә, ана телебезне саклап яшәргә омтылабыз. Сез туган илегездән еракта, чит илдә булсагыз да, үз телегезне яратып, милли гореф-гадәтләрегезне саклап, аны үстерүгә үз өлешегезне кертәсез. Фестивальгә килергә мөмкинлек тапканыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге очрашуыбыз эшлекле һәм нәтиҗәле булыр дип ышанам”, – диде Марат Кәримов. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та әһәмиятле, үзенчәлекле чараны җиденче ел рәттән лаеклы уздырган районыбыз җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде. “Бүгенге фестивальдә 40 тан артык чит ил студенты катнаша. Соңгы елларда әлеге чарада партнерларыбыз, безнең белән тыгыз хезмәттәшлек алып баручы –Татарстанда урнашкан төрле консуллык җитәкчеләре дә катнашуы эшчәнлегебезгә тагын да югары нәтиҗә бирә. Бүген Татарстанда 175төрле милләт, Россиядә 190нан артык этник группа вәкиле исәпләнә. Алар 230 төрле телдә аралашалар. Бүген мәгариф системасында 105 тел файдаланыла. Аерым алганда, белем бирү процессы 24 телдә алып барыла, 81 тел өйрәнелә. Һәр ел саен әлеге юнәлештә эшчәнлек киңәя. Без ике дәүләт телен бертигез дәрәҗәдә өйрәнәбез. Диплом алган һәм алачак студентларыбызның үзләренең илләрендә, Татарстанда эшләргә калган очракта да татар һәм рус телләрен үстерүдә өлеш кертсәләр, безнең хезмәтебезнең нәтиҗәсе яхшы булачак” – диде үзенең чыгышында Рәдиф Рифкать улы. Әлеге фестиваль җанлы, тере аралашу аша күп кенә милләтләрнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте, йолалары белән танышу мөмкинлеге тудырды. Сәхнәдә дөньяның төрле кыйтгаларыннан килгән студентларның һәм районыбызның сәнгать осталарының матур чыгышлары бергә аралашып, чын мәгънәсендә туганлык, дуслык тантана итте. Әлбәттә, һәр чыгышта иң элек үз милләтләренә булган ихтирам, ярату ачык чагылды. Магистратураның 2 курсында укучы үзбәк егете Маманбек Шерниязов Габдулла Тукайның шигырен татар, рус, үзбәк телләрендә сөйләп сокландырды. “Әлеге фестивальгә икенче тапкыр киләм. Быел да чакыру алгач, бик шатландым. Үзем Нукус шәһәрендә туып-үстем. Дөньяның иң алдынгы 1000 университеты исемлегенә кергән КФУда укуым белән бик горурланам. Укытучы буларак төрле милләтләрнең мәдәниятен өйрәнәм. Миңа аеруча татар теле, аның яңгырашы ошый, бу телне өйрәнүгә ныграк басым ясыйм. Татар халкының милли ризыкларыннан өчпочмак, кыстыбыйны яратам. Магистратураны тәмамлаганнан соң укуымны аспирантурада дәвам итәргә уйлыйм. Татарстан халкының ярдәмчеллеге, ачык йөзле булулары ошый. Биредә калырга мөмкинлекләр булса, яшәргә Татарстанны сайлар идем. Татар кызы белән гаилә корырга телим. Минем ана телем үзбәк теле булса, шулай ук казах, кыргыз, инглиз, рус телләрендә иркен аралашам”, – ди Маманбек. Төркмәнстаннан, Кытайдан булган студентлар аеруча зур делегация белән килгәннәр иде. Огулджахан Дурдымырадова, Джирен Эминова, Айлам Гаммарова, Тойлымырат Пудаков, Джемит Перхадов “Куштдепди”дип аталган милли биюләрен тәкъдим иттеләр һәм аның буенча мастер класс та үткәрделәр. “Бу биюнең тарихы бик тирән, ул тынычлыкны, бердәмлекне һәм яшәү көчен символлаштыра. Биредә һәр хәрәкәтнең, кычкыру-авазларның буыннан-буынга тапшырыла торган үз мәгънәсе бар. Биюдә төрекмән халкының энергиясе, ритмы һәм күңел байлыгы чагыла. Барыбыз да Төркмәнстанның Мары шәһәреннән, туган төбәгебездән бик еракта булсак та биредә күбәү булгач, сагынырга вакыт калмый. Казан шәһәре безне үзенең матурлыгы, затлылыгы белән җәлеп итте”, – диләр төрекмәнле яшьләр.
Көнбатыш Африканың Мали Республикасыннан әлеге чарада дүртенче тапкыр катнашучы Марико Мөхәммәд Ламин да инде биредә дуслар табып өлгереп, очрашуга бик теләп килүен әйтте. КФУны тәмамлап, бүген өлкән укытучы буларак студентларга немец һәм француз теленнән белем бирүче егет рус телендә иркен аралаша. “Безне Татарстанга уртак булган динебез тартып китерде. Казандагы мәчетләргә йөрибез, алар искиткеч матур. Миңа татарларның милли ризыклары бик ошый. Бездә нигездә дөге һәм тавык итеннән әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәләр. Мин биредә өлешне бик яратам. Казанда гаилә кордым, бала үстерәбез”, – ди Мөхәммәд.
Фестивальдә катнашучылар районыбыз мәктәпләренең педагогик коллективлары тарафыннан әзерләнгән төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен чагылдырган җыр-биюләре, интеллектуаль уеннары, рәсем сәнгате үрнәкләре күрсәтелә торган мәйданчыкларда булдылар. Чит ил студентларының үз илләре, туган телләре, үзенчәлекләре, милли төсмерләрен чагылдырган мастер-класслар да бик кызыклы һәм үзенчәлекле үтте. Дөньяның төрле почмакларыннан җыйналып, төрле милләт кешеләре булсалар да, бу көнне Саба белән күп илләрнең дуслык күпере сузылды. Чит телләрне өйрәнергә теләгән сәләтле укучыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, чит телләрдә белем алуга кызыксындыру уяту максатында оештырылган фестиваль шулай ук төрле халык вәкилләре белән аралашырга, милли колоритны тоярга, коммуникатив компетенцияне үстерергә, чит ил студентлары белән якыннан танышырга, дуслашырга мөмкинлекләр бирде һәм шул ук вакытта телләр белүнең кыйммәтен дә тагын бер кат искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев