Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы мөхтәсибәте ифтарлар үткәрүдә булышкан волонтерлар өчен мәҗлес оештырды

Бүгенге көндә район мөхтәсибәте каршындагы волонтерлар отрядында 80ләп кеше исәпләнә.

 Районыбызда нинди генә дини чара оештырылмасын, район мөхтәсибәте һәрвакыт алар ярдәменә таяна. Араларында эш яшендә булучылар да, мәктәп укучылары да, лаеклы ялдагы хатын-кызлар да бар. Һәркайсы изге эшкә вакыт табып, иң мөһиме күңел биреп, кечкенә генә булса да өлешен керетергә тырыша. Аларны икенче төрле  волонтерлар дип тә атыйбыз әле.  Халыкчан итеп әйтсәк, бушка, савап өчен эшләүчеләр. Әмма Аллаһ юлына сарыф ителгән вакыт, хезмәт, дини тәгълимат буенча, беркайчан да юкка чыкмый. Һәр яхшылык адәм баласының гамәл дәфтәренә теркәп барыла. Әле генә үтеп киткән изге Рамазан аенда да волонтерларыбыз ифтар табыннары әзерләүдә күп хезмәт куйдылар. Саба мәчетендә көн саен диярлек ифтар ашлары узды. Район күләмендә үткәрелгән ифтарда 800 ләп кеше авыз ачты, балалар өчен оештырылганында да 300 кешегә ризык әзерләнде. Боларның барысы да әнә шул уңган-булган хатын-кызларыбыз тырышлыгы белән тормышка ашырылды. Шушы көннәрдә район мөхтәсибәте волонтерларыбызны Саба үзәк мәчетенә чәй табынына чакырып хөрмәтләде. Дөресрәге, Шәвәл ае уразасын тотучылар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Имам-мөхтәсиб Айнур хәзрәт табын артында утыручыларга Аллаһы Тәгалә юлында куйган хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, һәркайсына сәламәтлек теләде.

 Волонтерлар отрядына һәркемне кабул итәләр. Бүгенге көндә район мөхтәсибәте каршында оештырылганында 80гә якын  кеше теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев