Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы суд приставлары хезмәте нәтиҗәле эшчәнлек алып бара

Мәгълүм булганча, 1997 елның 6 ноябрендә «Суд приставлары хезмәте» һәм «Үтәтү производствосы турында»гы Федераль законнар көченә керде. Шулай итеп, илебездә яңа хезмәткә нигез салына. Дөрес, суд приставлары институты аңарчы ук булган. Әмма 1917 елгы инкыйлабтан соң аларның эшчәнлеге туктатылган.

  Моннан чирек гасыр элек башланган үзгәрешләр   әлеге  хез­мәтне  яңадан торгызу  зарурлыгын тудырды. Приставларга суд­ларның билгеләнгән тәртиптәге  эшчәнлеген тәэмин итү, мәхкәмә карарларын һәм башка вәкаләтле  органнарның актларын  үтәтү бурычы  йөкләнде. Алар башкарма хакимиятенең иң мөһим һәм нәтиҗәле органнарының берсе. Районда законлылыкны  һәм хокук   тәртибен  ныгытуда суд  приставлары хезмәте республика баш  идарәсенең Саба һәм Теләче районнары бүлеге дә  үз  өлешен  кертә. Коллективны 2021  елдан Айгөл Фәрит кызы Бикмуллина  җитәкли.

“Эшчәнлегебез  күпкырлы.  Арабызда  үзенчәлекле кешеләр дә бар, алар төрле сәбәпләр белән алиментны  яки штрафны түләүне дөрес түгел дип саный. Аларның законны үтәүләренә гарантия биреп булмый. Суд приставларының хезмәте шундый категория ке­шеләр белән эшләүдән гыйбарәт тә инде. Быел Россиядә Гаилә  елы бара.  Шул  уңайдан балаларына  алимент түләмәүчеләргә игътибарны  нык  арттырдык. Атна  саен рейдлар оештырыла. Законлы таләпләрне  алгы  планга  куеп,  бурычлылардан 17 миллион 750  мең  сум  алимент эзләп алдык. Түләргә теләмәүчеләргә  карата Административ  хокук бозулар турындагы  Россия Федерация  кодексы нигезендә  18 беркетмә  төзелде.  Эшләре  судта каралып, барысына  да мәҗбүри  эш билгеләнде.  Алиментны явыз ният белән   түләмәүче 4 кешегә  җинаять  эше  кузгатылды. Аек булмаган  хәлдә  руль артына утырган өчен 30 мең сум  күләмендә  штрафка тартылучыларның бурычларын түләттерү  буенча да эш  алып барабыз. Болары штрафларын ике  ай  эчендә түли алмаган  йөртүчеләр. Без инде аларга биш көн генә вакыт бирәбез дә,  машиналарына арест салабыз. Нәтиҗәсе озак көттерми. Материаллары приставларга  кергәч, 16 кеше штрафны 5  көндә, дүрт  кеше  автомобиленә  арест  салынгач  түләде. Гомумән, әҗәтлелеккә кагылышлы барлык  суд  карарлары приставлар аша уза. Быел судлар белән  электрон  хезмәттәшлек тә җайга  салынды. Уңай  ягы шул: карарлар безгә  көченә  керүгә  килеп   җитә һәм оперативлыкны тагын да  арттыру мөмкинлеге  бирә”, – дип   сөйләде Айгөл Бикмуллина.

 Чагыштырмача соң барлыкка  килгән структура булса да, приставлар хезмәтенең чаралар механизмы бик нәтиҗәле эшли. Боларга банкларда  ачылган  счетларга,  шәхси  мөлкәткә  арест  салу,  бурычны  хезмәт  хакыннан тотып  калу,  Россия Федерациясеннән чит төбәкләргә чыгуны, аерым  хокуклардан  файдалануны (әйтик, транспорт  чарасы белән идарә итүдән) чикләү, административ һәм  җинаять  җаваплылыгына тарту һәм башкалар  керә. Суд приставлары “Башкару производствосы турында”гы  Федераль  закон нигезендә бурычларын түләмәүчеләрне эзләтүгә дә бирә  ала.  Быел, мәсәлән, 25 бурычлы  кешене  розыск  игълан итеп тапканнар.

Дәвамын газетадан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев