Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба районы территориясе урманнарында җәнлекләрне һәм кошларны исәпкә алу башланды

Районыбыз территориясе урманнарында җәнлекләрне һәм кошларны исәпкә алу башланды. Егерьләр, аучылык белгечләре 15 мартка кадәр чаңгыларда барлыгы 35 маршрут буенча йөреп чыгып, Саба урман хуҗалыгы, “Мишә” дәүләт заказнигы һәм “Егерь” аучылык зонасындагы территорияләрдә җәнлекләрнең һәм кошларның санын билгеләячәк.

Егерьләр, аучылык белгечләре 15 мартка кадәр чаңгыларда барлыгы 35 маршрут  буенча  йөреп чыгып,  Саба  урман хуҗалыгы, “Мишә” дәүләт заказнигы һәм “Егерь” аучылык зонасындагы территорияләрдә җәнлекләрнең һәм кошларның санын билгеләячәк.

“Пошилар, кабаннар, селәүсен, куяннар, мараллар исәпкә алыначак. Кошлардан бездә көртлек, соры кыр тавыгы бар. Алар визуаль рәвештә теркәлә. Бүреләр юк. Исәпкә алучының кулында навигатор, ручка,  карандаш булырга тиеш. Мылтык белән  йөрү рөхсәт ителми. Шулай  ук температура  минус 25 градустан артканда,  буран  чыкканда исәпкә  алу туктатылып торыла. Куелган бурычны тормышка ашыру өчен урман эченнән – 57,76, басулардан  251,52 километр  юл  узарга туры киләчәк. Урман  җәнлекләрен  исәпкә  алу аларның  баш саннарын контрольдә тоту өчен кирәк. Мәгълүматлар махсус программасы булган компьютерга кертелә һәм шулардан  чыгып җәнлек-кошларны  аулау лимиты билгеләнә”, – диде хайваннар дөньясы объектларын файдалану  һәм  саклауны  контрольдә тоту буенча район бүлекчәсе җитәкчесе, аучылык  белгече Марсил Галимуллин.

Тикшерү нәтиҗәләре март ае азагында билгеле булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев