Саба районы укучылары «Оста – Саба» район чемпионатында катнашты
Укучылар «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе буенча көч сынашты
Байлар Сабасының «Оста» балалар иҗат үзәге базасында Саба районы укучылары арасында «Медицина һәм социаль тәрбия» компетенциясе буенча «Оста – Саба» район чемпионаты узды. Теоретик өлештә яшь конкурсантлар медицина һәм социаль тәрбия белгече турында белемнәрен күрсәттеләр, аның эш үзенчәлекләрен һәм кирәкле сыйфатларын аңлауларын күрсәттеләр. Аларның материаллар һәм җиһазлар турындагы элементар күзаллаулары үсеп килүче буынның медицина белән кызыксынуын раслап, экспертларны гаҗәпләндерде.
Практик өлеш яшь осталар өчен чын сынау булды. 5-7 класс конкурсантлары уч төбендәге җәрәхәтләрне ышанычлы итеп эшкәрттеләр. 8-11 сыйныф укучылары, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәттеләр. Конкурсның баш эксперты, 6 нчы «Балачак» балалар бакчасы медицина хезмәткәре А.Р. Йосыпова катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм аларның медицина күнекмәләрен үзләштерергә омтылуларын билгеләп үтте. Конкурс яшь талантларны ачыкларга гына түгел, медицина һәм социаль тәрбия өлкәсендә һөнәрләрнең абруен күтәрергә дә ярдәм итте.
Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар билгеләнде: 5-7 сыйныфлар арасында 1 урын-Хөсәенова Зөһрә, Сабабаш мәктәбе, 2 урын –Муллаянова Алинә, Югары Симет мәктәбе, 3 урын - Галиәхмәтова Сәидә, Олы Кибәчемәктәбе, 8-11 сыйныфлар арасында: 1 урын –Гыймранова Назлыгуль, Тимершык мәктәбе, 2 урын-Салихова Мәрьям, Саба гимназиясе, 3 урын-Мөхетдинова Язилә, Түбән Шытсу мәктәбе.
Чемпионатка йомгак ясап, оештыру комитеты кызыксынучан һәм компетентлы укучылар әзерләгән педагогларга рәхмәт белдерде. Аларның хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге балаларның уңышлы чыгыш ясавының нигезе булды һәм яшь буын үсешендә остазның никадәр мөһим булуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев