Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба районы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында

Бөек Җиңүгә – 80 ел

  Россия Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, сугыш елларында мобилизацияләнгән 34,5 миллион совет гражданнарының 490235е хатын-кызлар булган. Аларның күбесе медицина һәм һава һөҗүменә каршы тору, элемтә частьларында (41 886 кеше) һәм авиациядә (40 209) хезмәт иткән. Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан тыш объектларны һавадан каплау өчен җавап бирүче НКВДның җирле частьларында 70 меңнән артык хатын-кыз исәпләнгән. Тыл һәм кыр кухняларында 28 500 хатын-кыз эшләгән, 29 259ы хәрби учреждениеләрдә һәм армия җитәкче структураларында төрле вазыйфалар биләгәннәр, машинисткалар, тәрҗемәчеләр булганнар. Флотта, диңгез пехотасында хезмәт иткәннәр. Гел хатын-кызлардан торган авиация берләшмәләре булган, снайперлар арасында да алар шактый зур өлешне тәшкил иткән. Шулай ук  танкистлар барлыгы да билгеле, ә хатын-кызларның партизан хәрәкәтендә Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек массакүләм катнашуын тарих бөтенләй белми. Тылда  ир-атларны алыштырганнар, станоклар янында 2-3 смена рәттән торганнар. 1944 елда хатын-кызлар эшкә сәләтле колхозчыларның 80 процентын алып торган. Алар бик күп авыр физик эш башкаралар, Җиңүне якынайтуга гаять зур өлеш кертәләр. Кырыс сугыш шартларында көндәлек эшкә үзеңдә көч табу – чын батырлык.

Сугыш елларында Татарстан АССРның 12 меңнән артык хатын-кызы фронтларда була. Шуларның 160 тан артыгы – Саба  районы вәкилләре. Язмада алар турында  төрле  чыганаклардан алынган мәгълүматлар бирелә. Кайберләренең туган һәм фронтка киткән еллары гына билгеле. Әмма шунысы гына да, газета укучыларга күпне сөйли, туганнары өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. (Исемлек алфавит тәртибендә бирелә)

 

АБДРАХМАНОВА Абзал

1923 елда Мартен авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1942 елның 3 маенда мобилизацияләнә. Рядовой.

 

Әлмөхәммәтова   Сабиха Абдрахман кызы

1923 елның 3 мартында Биектау районының Ямаширмә авылында туган. Аның турында кызылармеецлар китабын­да­­гы  мәгълүмат: 1942 елның маенда хәрби ант кабул иткән, хәрби киемнәре бүрек, берет, итәк, коралы – карабин, противогаз". Мәктәптә укыганда Кызыл Армия сафларына алына һәм 250нче зенит-пулемет полкының 4нче ротасы солдаты буларак, Мәскәүгә килә. Зенитчы 4 ел буена төннәрен Мәскәү шәһәре күген дошманның һава һөҗүмнәреннән саклый. Киев һәм Минск шәһәрләрен азат иткәннән соң Мәскәү өстендәге күктә салют бирәләр. 1944 елда Нәҗип Әлмөхәммәтовка кияүгә чыга.1944 елдан 1947 елга кадәр  ире Г.Кенгсберг белән Көнчыгыш Пруссиядә хезмәт итә. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.  Демобилизациядән соң Тимершык авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, Байлар Сабасына күчеп килгәч район үзәк китапханәсендә  эшли. Алтмышынчы еллар уртасында Саба балалар бакчасына тәрбияче булып күчә. 2007 елның 17 февралендә авырудан соң вафат була.

 

АНТИШИНА Банат Исхак кызы

1919 елда Татарстан АССРның Саба районында туган. Бөек Ватан сугышына 1943  елның 9 мартында Саба район комиссариатыннан киткән. Рядовой  кызылармияче. 1943 елның 14 апрелендә кыска вакытлы әзерлектән соң 36нчы  аерым элемтә полкына җибәрелә.

 

 

АРИШИНА Надежда Васильевна

1923 елда Завод Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елда район комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. Рядовой. 1945 елда туган авылына кайта. «Красный Завод-Нырты» колхозында эшли. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, 4 нче Гвардия армиясе ветераны медальләре бирелгән. 2000 елда вафат була. Саба районының Завод Нырты авылында җирләнгән.

 

АРТЕМИНА Надежда

1923 елда Саба районының Завод Нырты авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариатыннан 1942 елның 30 маенда мобилизацияләнгән.

ӘХМӘТҖАНОВА (ШАКИРОВА) Салиха Шакир кызы

1920 елда Теләче районының Иске Җөри авылында туа. 1942 елның  декабреннән көньяк - көнбатыш фронтта хезмәт итә. Рядовой 1945 елда демобилизацияләнә. Сугыштан соң Олы Кибәче авылында яши. Саба районы финанс бүлегендә икътисадчы, өлкән бухгалтер булып эшли. Бүләкләре: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне Җиңгән өчен” медале.  Олы Кибәче авылында җирләнгән.

 

ӘХМӘТШИНА Галимә  Әхмәтша  кызы

1919 елда Байлар Сабасы авылында туган.  Үз теләге белән фронтка киткән, 784нче артиллерия дивизиясе составында сугыш хәрәкәтләрен­дә катнашкан. Польша территориясендәге Познань шәһәренә кадәр барып җитә. Фронтта кияүгә чыгып, демобилизациядән соң Сахалин өлкәсенең Александров шәһәренә китәләр. «Сафи» иминият компаниясендә эшли. 1993 елда вафат була. Александров шәһәрендә җирләнгән.

 

ӘХМИЕВА Нәкия

1920 елда Юлбат авылында туган. Бөек Ватан сугышына район комиссариаты тарафыннан 1943 елның 7 гыйнварында мобилизацияләнгән.

АХУНҖАНОВА Банат Ахун кызы

1923 елда Байлар Сабасында туган. Фронтка 20 яшендә китә. Кече лейтенант, 18нче һава армиясенең 1021нче аэродром хезмәте батальоны фельдшеры. Сугыш тәмамланганнан соң 1945 елның 12 маенда бандитлар тарафыннан үтерелә. Белосток воеводалыгының Бельск шәһәре зиратында җирләнгән. Район туган якны өйрәнү музеенда аның фронттан җибәргән хаты саклана.

 

АХУНОВА Тайфә

1920 елда Килдебәк авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты аны 1941 елның 3 августында мобилизацияли. Укчылар полкында хезмәт иткән, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

 

 БАРАНОВА Александра Сергеевна

1923 елда Яшел Үзән районында туа. Бөек Ватан сугышына 1942 елда алына. Рядовой. Сугыштан соң Завод-Нырты мәктәбендә укытучы булып эшли. 1984 елда вафат була. Завод-Нырты авылында җирләнә.

 

БАРАНОВА Любовь Павловна

1908 елның 30 сентябрендә Саба районының Завод-Нырты  авылында туган. Хәрби хезмәтен башлау датасы –1938 елның 2 июле.  Сугышта 3нче ранглы табиб булып422нче, 423нче укчы полкларда хезмәт итә . Хәрби хезмәтне 1944 елның 5 апрелендә тәмамлый.

 

БАШКИРОВА Анна Федоровна

1924 елда Саба районы Завод-Нырты авылында туган. Киров өлкә хәрби комиссариатының хәрби-күчерү пунктында хезмәт итә. 1943 елның 24 августында демобилизацияләнә.

 

БИБАРЦЕВА ТӘСКИРӘ ХӘСӘН кызы

1920 елда Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туган. 1936-1939 елларда Казан педагогия училищесында укый. 1942 елда мобилизацияләнә, 31нче полкта прожекторчы булып хезмәт итә. Мәскәүне дошман хәрби-һава көчләреннән саклауда катнаша. Шәһәрне чираттагы бомбага тоту вакытында контузия ала. Озак вакыт Загорск госпиталендә дәвалана. Сугыштан соңгы 70 елга якын гомере Саба районы белән бәйле. Чирек гасыр дәвамында (1950-1975 еллар) ул Саба урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Ире Газиз Мөхетдинов белән өч кыз үстерәләр. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне Җиңгән өчен” , “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнгән. 2015 елда вафат була.

 

БИККИНИНА Минлехода Шәйхелислам кызы (Исламовна)

1921 елда Яңа Мичән авылында туган. 1941 елда мобилизацияләнә, медицина хезмәте лейтенанты, өлкән шәфкать туташы була. 1945 елда демобилизацияләнеп,   Яңа Мичән авылында ФАП мөдире булып эшли. Ватан сугышы ордены кавалеры. 1999 елда вафат була.

 

 

 

БАЛЯЛОВА Оркыя Х.

1923 елда Саба районының Шәмәрдән станциясендә туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә.

 

БУРГАНОВА Саимә Б.

1924 елда Саба районының Шәмәрдән станциясендә туган. Бөек Ватан сугышына Саба район комиссариаты тарафыннан 1942 елның 23 маенда мобилизацияләнә.

 

БУСАРЕВА Лидия Николаевна

1923 елда Завод-Нырты авылында туган. Армиягә Нократ Аланы хәрби комиссариатыннан 1944 елның 4 июнендә чакырыла. Кызылармияче. Хезмәт итү урыннары: 238нче армиянең 384нче запас укчы полкы. 44нче запас укчы дивизиясе.

 

 ВӘЛИЕВА Наилә Нигмәтҗан кызы

1919 елның 14 гыйнварында Байлар Сабасы авылында туган. Кукмарада шәфкать туташлары курсларын тәмамлаган. 1935-1938 елларда Татар Икшермәсе авылы медпунктында шәфкать туташы, 1938-1942 елларда Саба орлык лабораториясендә лаборант булып эшли. 1943 елның 19 сентябрендә Кызыл Армия сафларына алына.  1949 елның 15 гыйнварына кадәр 5870нче, 2783нче, 4494нче эвакогоспитальләрендә шәфкать туташы булып хезмәт итә. Кече сержант. “Германияне җиңгән өчен”, “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре һәм Ленин ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соңгы елларда (1949-1995) Саба үзәк хастаханәсендә операция шәфкать туташы булып эшли. 2003 елда вафат була.

 

ВӘЛИЕВА Гамбәр Габдрахман кызы

1922 елда  Байлар Сабасында туган. 1942 елның көзендә 20 яшендә фронтка китә. Пулеметчы сыйфатында Мәскәү янындагы Серпухов шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. Яраланганнан соң 1944 елда Байлар Сабасына кайта. “Германияне Җиңгән өчен", “Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә. Колхозда амбар  мөдире булып эшли. 1988 елда вафат була.

 ВӘЛИЕВА Зәйнәб

1918 елда Сабай авылында туган. Бөек Ватан сугышына Саба комиссариаты аша 1944 елда фронтка алынган. Батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.  2010 елда Сабай авылында җирләнгән.

 

ВӘЛИУЛЛИНА (САДЫЙКОВА) Кафия Вәлиулла кызы

1923 елда Байлар Сабасында туган. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлый. Сугышта разведчик була. Аннары Саба мәктәбендә хисапчы булып эшли. 1950 елда кияүгә чыгып, Казанга күченә. Өч ул үстерәләр.  1982 елда вафат була.

Мидхәт Хәсәнов,

Саба музее белгече

(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев