Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районына яңа прокурор билгеләнде

Райондагы кадрлар үзгәреше

  Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән ТР Саба районы прокуроры вазыйфасына юстиция киңәшчесе Раил Нилевич Шәймәрданов билгеләнде. Раил Шәймәрданов 1986 елның 19 октябрендә Биектау районының Дөбьязы авылында туган. 2009 елда Россия дәүләт университетын «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлый. Ул үзенең карьерасын Биектау районы прокуратурасында башлый, анда 2009 елдан 2016 елга кадәр төрле вазифалар, шул исәптән прокурор ярдәмчесе һәм прокурорның өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкара. 2022-2023 елларда ул Югары Ослан районы прокуроры урынбасары булып эшли. III дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» бүләге бар. Раил Нилевич  тиешле вакытны эшләп отставкага  киткән Ленар Вәлиуллинны алмаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев