Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районына Россия Геройлары килде

Алар Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатында, Саба урта мәктәбендә һәм Шәмәрдән лицеенда укучылар белән очрашып, “Батырлык дәресләре” үткәрделәр.

Бүген Саба районына  Россия Геройлары Магомед Баачилов һәм Олег Щепетков килде. Алар Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернатында,  Саба урта мәктәбендә һәм  Шәмәрдән  лицеенда укучылар белән  очрашып, “Батырлык дәресләре” үткәрделәр. Кадетлар  Геройларга башлангыч хәрби әзерлек осталыкларын   күрсәттеләр, сораулар  бирделәр. Әйтик, бик  хәтәр минутларда очучылар куркуны ничек җиңәләр?  Руслан исемле кадетны  шул  сорау  кызыксындырды. “Бернидән дә курыкмый торган  кеше була  алмый. Әмма,иң  мөһиме, кеше куркуны  җиңә белергә  өйрәнергә тиеш. Үз-үзенә ышанычы нык булган  кеше беркайчан  да югалып  калмый. Батырлык эшли, барасы  юлында тукталып  калмый”,– диде  очучы-сынаучы  Олег Щепетков.

Геройлар шулай ук  Саба аграр  көллиятендә булдылар, Билгесез  солдат  һәйкәленә Советлар Союзы Геройлары  бюстлары  куелган  изге  урынга, Әфганстанда интернациональ бурыч  үтәгәндә һәлак булган сугышчылар истәлеген мәңгеләштергән  монуметка һәм тыл  ветераннары стеласына чәчәкләр  салдылар.

 Геройларны район буйлап район башлыгы урынбасары Расих  Закирҗанов озатып йөрде.

Безнең белешмә

Магомед Гусейнович Баачилов Дагыстан АССРның  Мугурух авылында туган.  1987 елдан эчке эшләр органнарында  эшли башлаган.  Беренче һәм  икенче  чечен  сугышында катнашкан. Бандитларга, оешкан җинаятьчел төркемнәргә  каршы унлаган хәрби операциягә җитәкчелек иткән. 2005 елда аңа Россия Герое исеме бирелә. Хәзере  вакытта Дагыстан Республикасының куркынычсызлык советы сәркәтибе.

Олег Адольфович Щепетков 1954 елда Ростов  өлкәсендә туган. Югары  хәрби аваиция училищесын тәмамлаган. Ул 70тән  артык  самолетны сынаган, 3000 сәгатьтән  артык  һава булган.   Олег Щепетков Һинд океаны өстендә 21  километр биеклектә стратосферада барлыкка  килгән минус 92 градуслы агымга тап була. Әлеге шартларда  очкыч белән ни буласын конструкторлар да, галимнәр дә белми. Очучы шушы  вәзгыятьтә самолет белән  идарә итеп  калмыйча, фәнни тикшерүләр дә  үткәрә. 2004 елда авиация техникасын  сынауда  күрсәткән батырлыгы  өчен Россия Герое исеме бирелә.

Туларак  язманы газетаның  алдагы  саннарында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев