Саба районына СССР һәм Россиянең атказанган спорт мастерлары килде
Саба зур кунакларны каршылады
Кичә район үзәгенә фехтование буенча совет спортчысы, СССРның атказанган спорт мастеры Наилә Гыйләҗева, академик ишү буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, отставкадагы эчке хезмәт полковнигы Александр Плюшкин килде. Алар «Алтын туп», «Саба-Арена» спорт мәктәпләрендә, «Саба Йөзү бассейнында булдылар, Саба аграр көллиятенең яңа тулай торагын карадылар, Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе белән таныштылар. Аннары кунаклар Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишнизов, төрле спортчылар, тренерлар һәм спорт ветераннары белән очраштылар. Балаларның фехтование буенча тренировка процессын карадылар, шулай ук шашка-64 һәм шахмат буенча пенсионерлар арасында район беренчелеген ачуда катнаштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев