Саба районында «Яшь оста» төбәкара конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде
Булачак һөнәрләргә юл бүгеннән башлана
Хезмәт күрсәтүнең төрле өлкәләре белән кызыксынучы балаларны ачыклауга юнәлдерелгән әлеге бәйге укучыларга сайлаган һөнәрләре белән якыннан танышырга ярдәм итте.
Балалар тәкъдим ителгән компетенцияләрдә бер-берсе белән аралашу гына түгел, төрле өлкәләрдә үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге дә алдылар. Яшь рәссамнар үз идеяләрен киндергә төшергән рәсем эшчәнлегеннән алып, заманча технологияләр дөньясына ишек ача торган 3D-дизайн нигезләрен үзләштерделәр. Ресторан сервисы һәм кунакханә администрациясе нечкәлекләре кызыксыну уятты, анда балалар кунакчыллыкка өйрәнделәр.
Чәчтараш сәнгате, кием һәм аксессуарлар дизайны, график дизайн, медицина һәм социаль тәрбия, шулай ук пешекче эше – бу юнәлешләрнең һәркайсы иҗат һәм үз-үзеңне белдерү өчен мәйданчык булды. Мондый төрлелек һәр катнашучыга үз мәнфәгатьләренә, сәләтләренә һәм хәтта иң кыю хыялларына туры килә торган өлкә табарга мөмкинлек бирде.
Теоретик өлешкә багышланган беренче модульдә балалар үзләренең сайлаган һөнәре турында хәбәрдар булуларын күрсәтеп, сорауларга җавап бирделәр. Укучыларның тирән белемнәре предметка җитди әзерлек һәм эчкерсез кызыксыну билгесе булды. Икенче модуль чын осталык бәйрәменә әверелде. Практик өлештә, яшь конкурсантлар үзләренең осталыкларын тулысынча күрсәттеләр. Алар инструментлар һәм техника белән эшләү күнекмәләрен генә түгел, креативлыкны, стиль хисе һәм яхшы зәвыкны да күрсәтеп, бирелгән модельләрне проектладылар. Фантазия байлыгы, иҗади эшчәнлеккә һәм импровизациягә омтылыш – һәр һөнәр өчен бик мөһим бу сыйфатлар яшь осталарның эшләрендә ачык чагылды.
Конкурсантларның профессиональлеген бәяләүгә аерым игътибар бирелде. Һәр компетенциядә яшь осталарның эшен баш эксперт – әлеге өлкәдә танылган белгеч бәяләде. Тәҗрибәле профессионаллар биремнәрнең үтәлешен игътибар белән күзәттеләр, техник күнекмәләрне генә түгел, креативлык, белемнәрен гамәлдә куллана белүләрен һәм, әлбәттә инде, һәр катнашучының потенциалын да бәяләделәр.
Конкурс талантлы балаларны ачыкларга гына түгел, ә эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә, укучыларда киләчәк карьераны аңлы рәвештә сайларга да ярдәм итте. Һөнәри белем бирүне үстерүгә һәм яшь талантларга ярдәм итүгә мөһим адым булды.
Муниципаль этапка йомгак ясап, оештыру комитеты кызыксынучан һәм компетентлы укучылар әзерләгән педагогларга рәхмәт белдерде. Аларның хезмәте һәм эшкә бирелгәнлеге балаларның уңышлы чыгыш ясавының нигезе булды һәм яшь буын үсешендә остазның никадәр мөһим булуын күрсәтте. Җиңүчеләр бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр, "Яшь оста"конкурсының төбәк этабында Саба районын тәкъдим итү мөмкинлеге алдылар.
Гөлия Фәлахова,
Саба районы балалар иҗат үзәгенең оештыручы - педагогы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев