Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба районында юл-транспорт һәлакәте: ике кеше һәлак булды, ике бала хастаханәгә озатылды

Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2026 елның 2 гыйнварында сәгать 13:00 тирәсендә Лесхоз бистәсе янында үлем очрагы белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган

Татарстан Республикасы прокуратурасының  матбугат  хезмәте  хәбәр иткәнчә, 2026 елның 2 гыйнварында сәгать 13:00 тирәсендә Лесхоз бистәсе янында үлем очрагы белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Кукмара ягыннан хәрәкәт иткән BMW X6 автомобиле каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, автомобиленә бәрелгән. Нәтиҗәдә Lada Xray юл читенә әйләнеп төшкән.

 Lada Xray автомобиленең пассажир хатын-кызы вакыйга урынында һәлак булган, ә машина йөртүчесе хастаханәдә үлгән. 15 һәм 7 яшьлек ике балигъ булмаган пассажир медицина учреждениесенә китерелгән. BMW йөртүчесе җитди җәрәхәтләр алмаган.

 Барлык хәл-шартларны ачыклау өчен вакыйга урынына Саба районы прокуроры Раил Шәймарданов чыккан. Әлеге факт буенча алып барылган процессуаль тикшерү барышы район прокуратурасы контроленә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев