Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Саба районыннан чыккан фәннең биек баскычларын яулаган галимнәребез

Ел саен 8 февральдә Россия фәнни җәмәгатьчелеге үзенең һөнәри бәйрәмен — 1999 елда РФ Президенты Указы белән гамәлгә куелган Россия Фән көнен билгеләп үтә.

“Фән – ул диңгез, чум да, рә­хәтләнеп энҗе-мәрҗәннәр эз­­лә”, – дигән Шиһабетдин Мәр­җани. Бөек мәгърифәтченең әлеге сүзләрендә фәннең никадәр  үзенчәлекле, мавыктыргыч дөнья булуы ачык ассызыклана.    8 февраль  нәкъ менә бөтен гомерләрен тирән күлдә энҗе –мәрҗән эзләүгә багышлап, ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән, исемнәре алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы шәхесләрне зурлау, хөрмәтләү көне.  Узган ел  Татарстанда рәсми рәвештә Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителгән булуы да әлеге өлкәгә никадәр игътибар булуын раслый. 

Россия фәненең данлы тарихы бар. Ул мәшһүр исемнәр һәм зур ачышлар белән билгеле. Бүгенге тикшеренүчеләр Россия һәм дөнья фәненең бай традицияләрен дәвам итә һәм аңа үз өлешен кертә. 1727 елның 8 февралендә Россиядә Петр I карары белән Фәннәр академиясе оеша. 1925 елда ул - СССР Фәннәр академиясе, ә 1991 елда  Россия  Фәннәр академиясе итеп үзгәртелә. 1999 елда РФ Президентының Указы нигезендә, бу көнне Россия галимнәре бәйрәме гамәлгә куела. Үзенең фәнни мәктәпләре, дөнья дәрәҗәсендәге га­лим­нәре белән дан тоткан Татарстанда да бу көн күпләр өчен һөнәри бәйрәм.  Рес­публикабыз галимнәренең  фән­ни-методик эшләнмәләре илебезнең һәръяклап үсешенә  ярдәм итә һәм аның дөньяда көндәшлеккә сәләтлелегенә зур өлеш кертә. “Татарстан илнең фәнни-мәгариф комплексы лидерларының берсе, ә безнең республика башкаласында күп кенә танылган фәнни мәктәпләр башлангыч ала. Фән белән шөгыльләнү бүген тагын да абруйлы: лабораториядә үз тормышын тикшеренүләр һәм эшләнмәләр белән бәйләргә карар кылган яшьләр күбәя. Ил һәм республика җитәкчелеге фән белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен бөтен көчләрен куя. Нәкъ менә шуңа күрә Фән һәм технологиянең унъеллыгы игълан ителде, аның кысаларында шактый  күп проектлар эшләтеп җибәрелде”, – дип сөйләде үзе­нең  бәйрәм белән котлау чыгышында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Районыбыз зур казанышлары, ачышлары һәм уйлап табулары, шулай ук фәнни –гамәли  белемнәрне популярлаштырудагы  хезмәтләре белән    дөнья  фәннәре  үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә бай.  Бүген Саба районы  төрле өлкәдә  фән­нәр докторы   гыйльми дәрәҗәсенә  ирешкән  сигез   фән эшлеклесе белән  горурлана.                                              

 Шулай ук районыбыз төрле өлкәләрдә хезмәт куючы 14 фән   кандидаты белән данла­на. Әлбәттә, әлеге югары фәнни дә­рәҗәләргә ирешүдә   ифрат катлаулы юл үтәргә,  максатыңа нык һәм төпле адымнар бе­лән барырга, бертуктаусыз эз­­ләнү, зур  ачышлар ясау, нык ихтыяр көче соралганлыгы аңлашыла.   Гомумән, фән юлын  тормыш маягы итү – эш уры­ның, хезмәттәшләрең, әти-әниең һәм укытучыларың, туган телең, милләтең алдында үзе зур җаваплылык ул.  Киләчәктә  дә районыбыз тарихы кандидатлык, докторлык диссертацияләре язарга алын­­ган яшьләребез  исемнәре белән тагын да тулыланыр,  яулыйсы  фәнни үрләр күп булыр дип ышанасы килә.

Рөстәм Нургали Миннеханов,  Татарстан Республикасы Рәисе, икътисад  фәннәре докторы.

 Рифкат Нургали улы Миң­неханов, Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты.

Сирена Наил кызы  Зарипова, КНИТУ – КАИ профессоры, техник фәннәр докторы.

Валерий Григорьевич Никитин, Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры. Химия фәннәре докторы.

Билал Галәветдин улы Минһаҗев, профессор, КНИТУ – КАИ.  Техник фәннәр  докторы.

Хатыйп Габделбари улы Мө­хә­мәтгалиев, биология фәннәре докторы.

Самат  Низаметдин улы Тимер­галиев, КГАСУның “Югары математика” кафедрасы мөдире.  Физика-математика фәннәре док­торы.

Айрат Расим улы Вәлиев,  Казан дәүләт аграр университеты ректоры.  Техник фәннәр докторы, профессор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев