Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районының Яшь Гвардия оешмасы - 2022 нче елда Татарстан Республикасында «Иң яхшы җирле бүлек»

2022 нче елның 15 нче декабрь көнне «Маяковский» иҗади киңлеге базасында «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия» җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе узды.

Чарада «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты. Ул җирле бүлекчәләрнең 2022 нче елгы эшләренә йомгак ясады һәм 2023 нче елга бурычлар куйды. Ул шулай ук, «иң яхшы җирле бүлекчә» конкурсында җиңүчеләрне котлады, анда Саба җирле Яшь гвардия бүлеге 2022 елда «иң яхшы җирле бүлек» исеменә лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия»сенең Саба җирле бүлеге инде өченче ел рәттән Татарстан Республикасы бүлекчәләре арасында «Иң яхшы җирле бүлеге» булып тора. Саба районы Яшь Гвардиясе активистларын котлыйбыз һәм киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев