Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән иҗади әңгәмә-викторина

2022 елның 15 ноябрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә баян сыйныфы укучылары өчен «Саба районының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре» дигән иҗади әңгәмә-викторина үткәрелде.

        Анда катнашучылар Саба районының күренекле эшлеклеләренең иҗаты һәм кызыклы фактлары белән таныштыра. Алар - композитор, СССРның халык артисты, ТР гимны авторы Рөстәм Яхин, ТАССРның атказанган эшлеклесе, ТР флагы авторы – Тавил Хаҗиәхмәтов, атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Әбрар Кәримуллин, танылган татар актеры, СССРның халык артисты, К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Биктимеров, танылган татар әсәрләре авторлары, композиторлары, атказанган сәнгать эшлеклеләре – Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар.
          Чараны уздыруда районның Туган якны өйрәнү музее зур ярдәм күрсәтте, ул күргәзмә материалы белән тәэмин итте.
Чара азагында баян сыйныфы укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев