Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба ракетачылары һәм артиллеристлары митингка чыкты

Ел саен 19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре гаскәрләре көне билгеләп үтелә

 

 Ел саен 19 ноябрьдә илебездә Артиллерия һәм ракета гаскәрләре  көне билгеләп үтелә. 1942 елда бу көнне Сталинград янында «катюшалар» залпы белән совет гаскәрләренең һөҗүм операциясе башлана. Сталинград янындагы контрһөҗүмдә өч фронт катнаша. Бу операциядә артиллерия гаять мөһим роль уйный. Кичә район хәрби комиссариаты бинасына артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр җыелды. Аларны истәлекле дата белән район хәрби комисары Фәнис  Закиров,  узган гасырның 80нче елларында  Ерак Көнчыгышта артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән Шәмсун Сөнгатов тәбрикләде.

Аннары  колонна мәңгелек  ут   янына   килде. Биредә ракета  һәм  артиллерия  гаскәрләре  ветераннарына  Саба  муниципаль районы башлыгы  урынбасары Расих Закирҗанов үзенең теләкләрен  җиткерде. Махсус  хәрби  операция барышында артиллерия  коралларының  әһәмияте тагын  да  артуы турында  белдерде.

 Аннары митингта катнашучылар Мәңгелек  утка, Әфганстанда һәлак булган райондашларыбыз батырлыгын мәңгеләштергән монументка, тыл  ветераннары  стеласына  чәчәкләр салдылар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев