Саба районы хезмәтчәннәре Казанда чираттагы шимбә ярминкәсендә
Бүген Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре төгәлләнә.
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Бүген иртә баштан Саба районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары, Саба урман хуҗалыгы, райпо «Казан» агросәнәгать паркына 25 автомобильдә ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал һәм башка продуктлар, товарлар алып килде. Сабалыларның ярминкә мәйданчыгын иртүк авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов йөреп чыкты һәм сәүдә барышына уңай бәя бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев