Саба районында 6 ай эчендә 36 пар никахларын теркәгән, иң өлкән кияүгә – 62, иң өлкән кәләшкә – 47 яшь
Мәгълүмат Саба районы ЗАГС бүлегеннән алынды.
Саба районы ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2022 елның 6 аенда районда 36 пар үзләренең никахларын теркәгән, бу узган ел күрсәткече белән чагыштырганда 56 процентка кимрәк. Язылышучыларның 86 проценты никахларын беренче тапкыр теркәгән. Дүрт ир-егет һәм 7 хатын-кыз кабаттан язылышкан. Иң яшь кияүгә –18, иң яшь кәләшкә – 19, иң өлкән кияүгә (беренче тапкыр өйләнгән) – 62, иң өлкән кәләшкә – 47 яшь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев