Саба – республикада аграр комплекс лидерларының берсе
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин 2023 ел йомгаклары буенча Саба районы Советы утырышында районның сәнәгать һәм инвестиция потенциалын шулай бәяләде.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин 2023 ел йомгаклары буенча Саба районы Советы утырышында районның сәнәгать һәм инвестиция потенциалын шулай бәяләде.
Сессия сабалылар эшчәнлегенең төп юнәлешләрен яктыртудан башланды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов иң элек соңгы ике елда зур сынаулар кичерүе шартларында илебез икътисадының бер тулы кан системасы кебек эшләвен, милли проектлар, дәүләт һәм республика программалары дәвам итүен билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта барысы да узебездән тора. Халык моны анлый. Район халкы – кечесе, олысы, оешмалары, эшмәкәрләр алгы сызыктагы егетләребезгә ярдәм итәләр. Барлыгы 25 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәрелде. Саба районыннан 240 ир-егет махсус хәрби операция кысаларында илебез мәнфәгатьләрен фидакарьләрчә яклый. Без алар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Райондашларыбыз сугышчан хәрәкәтләрдә үзләрен күрсәтеп, Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнделәр. Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында безнең Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Ибраһим улы Галиев, “Евро Акцент Саба” предприятиесе җитәкчесе Сергей Валентинович Красавин да бар”,– диде Рәис Миңнеханов һәм авыл җирлекләре башлыкларына, предприятие җитәкчеләренә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә булышлык итү мәсьәләсен даими контрольдә тоту бурычын йөкләде. Бер генә проблема һәм тормыш вәзгыяте игътибардан читтә калырга тиеш түгеллеге искәртелде. Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатында мәгариф идарәсенә, “Сугышчан туганлык” берләшмәсенә мәктәпләрдә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашуларны ешрак үткәрергә, әлеге юнәлештә гаилә конкурслары оештырырга кушылды. Район башлыгы Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан демография хәленә дә басым ясады. “Соңгы 10 елда районда балалар туу кимеде. Быел исә үсеш күрәбез. Күп балалы гаиләләр саны арта, 2023 елда 351 сабый дөньяга килде. Бу –район халкының нибары 1 проценты. Әгәр хатын-кызлар йөклелекне өзмәсә, тагын күпме бала туган булыр иде. Медиклар, бу– сезнең проблема. Сез психологлар булырга тиеш. Баш табибка хастаханәгә махсус белгеч җәлеп итәргә һәм гаиләне планлаштыру буенча эшләргә кирәк. Сыйфатлы медицина – кеше капиталы залогы. Районда үлемнәрнең яртысына кан әйләнеше авырулары сәбәпче. Быел федераль программа буенча кан тамырлары үзәге төзелешен башлыйбыз. Аны квалификацияле кадрлар белән комплектлауны сузмаска кирәк. Торак биреләчәк”,– диде Рәис Миңнеханов.
Докладта яшьләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту мәсьәләсенә дә зур урын бирелде. Аларның кызыксыну-шөгыльләрен берләштерү өчен районга Яшьләр үзәге һәм яшүсмерләр клубы кирәк. Үзәкнең проекты инде бар, үсмерләр клубы өчен бина сайланган. Район башлыгы Рөстәм Нигъмәтуллиннан төзелешне башлауда булышлык һәм спорт залларын тренерлар белән тулыландыруны республиканың Спорт министрлыгы аша хәл итүдә ярдәм сорады.
Сессиядә катнашучыларга җиткерелгәнчә, социаль бурычларны чишүнең нигезе – районның икътисадын үстерү. Былтыр сәнәгать җитештерүе индексы 122 процент тәшкил иткән (республикада VI урын). Социаль-икътисадый үсеш рейтингында 4нче урында торабыз. Төяп озатылган продукция күләме буенча дүртенче унлыкта гына. Позицияләрне ныгыту максатында индустриаль паркның азык кластеры инженерлык инфраструктурасын төзү планлаштырыла. Потенциаль резидентлар бар.
Рәис Миңнеханов шулай ук агросәнәгатьне, авыл җирендә кече бизнесны үстерү өчен шартлар тудыру, туризмны җәелдерү мәсьәләлэренә дә тукталды.
Районның узган елдагы эшчәнлегенә Рөстәм Нигъмәтуллин бәя бирде. “Татарстан хәзер үзен төп туклану продуктлары белән тулысынча тәэмин итә. Саба – республиканың аграр комплексында лидерларның берсе. Көн саен 300 тоннадан артык сөт савасыз. Уңдырышлылыгы түбән туфракта фидакарь хезмәт белән, фәнни алымнар кулланып яхшы нәтиҗәләргә ирешәсез. Шулай да авыл хуҗалыгында хезмәткә түләү республиканың уртача күрсәткеченнән түбәнрәк – 37500 сум тәшкил итә. Эш хакы алга таба күтәрү проблемасын чишүдә мөмкинлекләр табарга кирәк”,– диде Рөстәм Камил улы. Ул шулай ук районда юл-транспорт аварияләрен, салымнар түләүдәге бурычларны киметү зарурлыгына да тукталды,. Ахырда Премьер-министр урынбасары алдынгыларга республиканың кайбер дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев