Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба Сабантуеның тантаналы ачылышы (фоторепортаж)

Әдәби-музыкаль композициядә милли бәйрәмебезнең, халкыбыз йолаларының, Гаилә елының барлык матур бизәкләре ачылды

 

    Шимбә  көн  үткәрелгән,  сагынып сөйләрлек матур кичерешләр бүләк  иткән, истәлекле  мизгелләре белән күңел түренә кереп калган район Сабантуе мәйданга 300дән артык  мәдәният  хезмәткәре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм  балалар  чыгышы белән  башланып  китте. Әдәби-музыкаль композициядә милли бәйрәмебезнең, халкыбыз  йолаларының, Гаилә елының   барлык матур бизәкләре ачылды. Сабалыларны һәм кайткан  кунакларны бәйрәм белән район  башлыгы Рәис Миңннеханов тәбрикләде.  Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат  Сафиуллин республика Рәисе  Рөстәм Миңнехановның  Татарстан  халкына   мөрәҗәгатен җиткерде. “Сабан туен уздыруның күпгасырлык традициясе татар халкының хезмәт сөючәнлеген, киң күңеллелеген, юмартлыгын һәм кунакчыллыгын күрсәтә. Әлеге бәйрәм – игенчеләребезгә, республикабызны азык-төлек белән тәэмин иткән хөрмәтле авыл хезмәтчәннәренә тирән ихтирам билгесе дә. Сабан туенда иҗади һәм ихлас мохит хакимлек итә. Аның киң мәйданы ел саен яше-карты, олысы-кечесе, төрле милләт һәм дин вәкилләре өчен бергәләп аралашу, бердәмлекне тоеп илһамлану үзәгенә әверелә”,– диелә Котлауда.

Игенче-механизаторлар  парадын  быел районның  сабан батыры исеменә лаек  булган “Туган як” җәмгыяте  механизаторы Рәис Тимуршин әйдәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев