Саба шәһәр җыенында нинди мәсьәләләр күтәрелде?
Һәр сорауга чишелеш бар
Саба шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2025 елдагы эшчәнлегенә хисап җыены 9 февральдә район мәдәният йортында үтте. Иң элек район үзәгендә эшләүче учреждение җитәкчеләре ел дәвамында башкарган эшләренә җентекле анализ ясадылар. Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов чыгышыннан күренгәнчә, 2025 елда гражданнардан барлыгы 58 мөрәжәгать кергән, шуның 26 сы язмача рәвештә, 18е җирлек башлыгы исеменә язылган. Бу мөрәжәгатьләр ел дәверендә каралып, гражданнарга жавап хатлары жибәрелгән. Җирлектәге 3506 хуҗалыкта бүгенге көндә барлыгы 9547 кеше яши. Демографик вәзгыятькә килгәндә, 49 бала туган (узган елга караганда 3кә кимрәк), 65 кеше вафат булган. Бу узган елга караганда 19га күбрәк. Быел гаилә коручылар саны 8гә кимеп, җирлек буенча 22 пар яңа тормыш башлаган. Шул ук вакытта аерылышулар саны 11гә кимеп, 16 пар булган. Ел дәвамында җирлек территориясенә 46 кеше яшәргә күченеп килгән, 40 кеше киткән. Җирлекнең яшәеше, икътисади яктан ныклыгы җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның санына, аларның эшчәнлек нәтиҗәсенә бәйле. Җирлектә 343 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары, 330 юридик зат исәпләнелә. 2025 елда җирлектә яшәүче 317 кеше үз мәшгуль теркәлгән, ә гомумән алганда программа эшли башлаган көннән алып исәпләсәң, андыйлар саны 1296 кешегә җиткән. Соңгы елларда сәнәгать җитештерүенең үзәк ноктасы булып Саба индустриаль паркы тора. 2025 ел нәтиҗәләре буенча, барлыгы 34 резидент белән килешү төзелгән. 14 резидент бүгенге көндә җитештерү эшләре алып бара. 2025 елда барлык резидентлар тарафыннан 2, 091 миллиард сумлык товар җитештерелгән, 197 миллион сум салым түләнгән, 397 эш урыны булдырылган. Узган ел исә йорт һәм офис җиһазлары житештерүче “ПроВерстак” компаниясе үз эшен башлап жибәргән.
Җирлек башлыгы 2025 елда җыенда күтәрелгән сорау тәкъдимнәрнең үтәлешенә тукталып, күп кенә сорауларның уңай хәл ителүен белдерде. Саба гимназиясе каршындагы җәяүлеләр юлы янына светофор урнаштыруны сораган үтенеч канәгатьләндерелеп, белем бирү учреждениесенең ике керү юлына да светофорлар куелды. “Намус” кибете янындагы биек баскыч аша йөрүне уңайлаштыруны сораган мөрәҗәгать тә үтәлеп, кибет каршыннан юл кырыена ике метр киңлектә бетоннан тротуар эшләнелде. Сабадагы урамнарны үзәк канализациягә тоташтыру буенча бүгенге көндә проект эшләнүен, бу юнәлештә эш алдагы елларда да дәвам ителәчәге әйтелде. Район үзәк хастаханәсе эшчәнлегенә кагылышлы сораулар узган елгы җыенда да күтәрелгән иде, быел да ике сорау бирелде. “Саба үзәк хастаханәсендә вакытлыча эшләүче шәфкать туташлары күп. Пенсионерлар эштән китәргә җыенмый. Яшьләргә нишләргә, үзебезгә китәргәме?" диелгән сорауга район башлыгы Рәис Миңнеханов бу мәсьәләнең ныклы контрольгә алыначагын, яшьләргә мөмкинлек бирергә кирәклеген ассызыклады. Шулай ук бүген районыбызда пенсионерлар өчен өстәмә эш урыннары булуын да әйтеп узды. Электрон чиратларның үтәлмәве, кайбер белгечләргә, шул исәптән хатын-кызлар консультациясенә кереп булмауга кагылышлы сорау буенча да тәртипкә салырга чакырды. “Хастаханә бөтен белгечләр белән дә комплектланган, һәркем үз урынында хезмәттә. Бу сорауны язучыны шәхси кабул ителүдә көтәм. Аңлашырбыз”, – диде баш табиб Марат Йосыпов. Шулай ук сораулар арасында Закир Йосыпов урамында урнашкан “Магнит” кибетендә “Ак Барс” банкының терминалын кире кайтару, мәдәният йортында билетлар алуны электрон терминал аша оештыру, Һади Такташ урамына канау казыту, Бикет белән Тукай урамнарын тоташтыра торган урында басма кирәклеге буенча да сораулар яңгырады. Совет һәм Ленин урамнары тоташкан тыкрыкка кырылган иске асфальт (асфальтогранулят) салыначагы әйтелде.
Шулай ук сораулар арасында Сабада электрон түләүгә күчеп бетмәгән сәүдә нокталары булуы, аерым алганда “Победа, “Илфани” кибетләренең икенче катында бу җайланмаларның булмавы хакында язылган хат та укылды. “Район буенча кайсы сәүдә үзәкләрендә электрон түләү җайланмасы юк, барысына да чара күреләчәк”, – диде Рәис Миңнеханов.
Ленин урамындагы тыкрыклар кайчан чистартыла башлар икән? дигән сорауга, Рәис Миңнеханов иң беренче чиратта төп, ягъни халык күп йөри торган юллар чистартылуын ассызыклады. “Әле безнең халык күпләп йөри торган тыкрыклар да чистартылып бетә алмый, аз гына хәлне аңларга тырышыгыз. Аннан башка бүтән юл булмса, аңларга булыр иде. Беребезне - беребез хөрмәтләргә өйрәник”, – диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев