Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саба сөлгесе” конкурсы

Һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сурәт-туграсы бар. Ул-сөлге! Сөлге – гүзәл затларыбызның символы, татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл. Һәр һәйкәл, һәр тарихи истәлек барлап-карап торуга, игътибарга мохтаҗ түгел микән? Бу хакта без, татар хатын-кызлары, үзебез уйламасак, кем уйлар? Безнең дәү әниләребез, әниләребез башлаган кул эше ич ул, буыннар багланышының асыл билгесе. Борынгыдан килгән кул эшләрен кызларыбызга, оныкларыбызга өйрәтик! Шул уңайдан Саба район үзәк китапханәсе кулдан чигелгән сөлгеләрдән конкурс оештырып җибәрде.

   Конкурсны үткәрү шартлары: конкурс 1 февральдан – 31 майга кадәр үткәрелә. Чигелгән сөлгеләрне Саба район үзәк китапханәсенә алып килергә кирәк. Кулдан чигелгән сөлгеләргә нәтиҗә Саба район үзәк китапханәсендә 15 майдан – 31 майга кадәр ясалачак.  Бүләкләү һәм  чигелгән сөлгеләрдән күргәзмә район күләмендә үткәрелә торган “Сабантуй” бәйрәме көнендә булачак. Призлы урыннар алган чигүле сөлгеләр кире кайтарылмый. Конкурста катнашу өчен яшь буенча чикләүләр юк.
   Барлык конкурс эшләре дә үз эченә алган тасвирлау (этикетка) белән бергә алып барылырга тиеш. Этикеткага конкурсантның исем, фамилиясе, иҗади эшнең исеме, яшәү урыны, чигү елы, конкурсантның эш урыны язылуы мәҗбүри.
   Җиңүчеләр диплом һәм бүләкләр белән “Сабантуй” бәйрәмендә бүләкләнәчәк.
   Без чиккән матур хезмәтләрне күреп күзләр куансын, күңелләр юансын.
   Кайтарыйк без әбекәй-әнкәйләребезнең һөнәрен, чигүле сөлгеләребезне!

“Саба сөлгесе” конкурсына нигезләмә

Фото: https://www.instagram.com/sabinskie_suveniry.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев