Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

«Саба таңнары» газетасының чыгу форматы үзгәрде

Мөхәррир сүзе

 

   Хөрмәтле  абунәчеләребез! Бы­ел ноябрь аенда Сабабыз  көзгесе  саналган  район газетасы  чыга башлавына 95 ел тулачак.  Ул башта ике генә битле була. Күпләрнең  көтеп  алынган матбугатына  әйләнә.   Газета 1962 елның 5 маена кадәр “Колхоз байрагы” исеме белән  тарала. Аннан соң берникадәр вакыт сабалылар Арча типографиясендә басылган  районара “Коммунизмга” газетасын алырга мәҗбүр булалар. 1963 елдан район газеталары яңадан оештырыла һәм 27 ел буе укучыларыбызга атнага өч тапкыр “Җиңү байрагы” килеп тора. Тиражы 1981  елда дубляжы белән бергә 6725кә җитә.

 1990 елның 23 сентябреннән район газетасы “Саба таңнары” булып чыга башлады.  Редакция коллективы  ул вакытта инде 80 елга якын бай тарихы булган матбугатның элекке традицияләрен дәвам итеп, гел яңалыкка омтылды. Компьютерда җыелган сан, республика районнарында беренчеләрдән булып, 1996 елның 8 июнендә А4 форматында милли бәйрәмебез Сабантуй көненә чыкты. 1999 елда газета абунәчеләргә атнага ике тапкыр (чәршәмбе, шимбә)  килә башлады. Ә инде 2003 елның 31 декабрендә “Саба таңнары”ның Казанда – “Идел-Пресс” нәшриятында элекке зур форматта (А3) басылып, абунәчеләребез кулына керүе дә үзенә күрә тарихи бер вакыйга булды. Шушы традицияне без бүгенгәчә саклап килдек.

  Тормыш бер  урында гына тормый, гел үзгәреш  кичерә. Кулга тотып  укыла торган газетаның электрон вариантлары, сайтлар, мессенджерлар барлыкка  килде. Заман үзе моны таләп итте. Шулай итеп, сезгә моңарчы рәсми игълан ителмәгән  яңалыкны  җиткерәбез. Заманага ияреп, 1 июльдән газетабыз атнага  бер тапкыр  җомга гына “толстушка”,  ягъни 8 битле булып чыга башлый. Шул  ук вакытта аның  республика хәбәрләре биреп барылган “Атна вакыйгалары” кушымтасы да өстәлә. Моңа  карап газетаның оперативлыгы һәм эчтәлеге  үзгәрмәячәк. Барлык  рубрикалар  сакланып  калачак. Аналитик, әдәби  материалларны күбрәк  бирү мөмкинлеге барлыкка  киләчәк. Әлеге форматка иртәрәк  күчкән районнар тәҗрибәсе   күрсәткәнчә,   яңалык бәйрәм  көннәрендә газетаның  чыкмый калмавы (без аны “пропуск номера” дип  атыйбыз),  укучылар  кулына барып ирешүе белән дә отышлы. Без дә,  үз чиратыбызда, абунәчеләребез  кимемәс,  киресенчә,  артыр, иҗатташ  дусларыбыз тагын  да күбәер дигән ышанычта калабыз. Бергә  булыйк, бердәм булыйк.

«ТАТМЕДИА» АҖ

филиалы җитәкчесе -

баш мөхәррире

Рөстәм Исмәгыйлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев