Саба укучылары табигатьне кайгырта
«Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясадылар
Татарстан Республикасы Экология министрлыгы «Экология» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә торган унынчы юбилейлы «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясадылар. Бәйгедә катнашу өчен укучылар санкцияләнмәгән урында көнкүреш калдыклары ташлану, юынтык сулар түгелү фактларын телефонга төшереп яки видео ясап министрлыкка җибәрергә тиешләр иде. Җиңүчеләр «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район» номинацияләрендә билгеләнде. Бүләкләнүчеләр арасында районыбыз мәктәпләре укучылары да бар. Саба гимназиясеннән VIII сыйныф укучысы Лиана Хәбирова “Иң актив укучы”номинациясендә – 1нче, сәләтле балалар өчен “ОНИКС” мәгариф учреждениесенең 3нче сыйныф укучысы Илсинә Габдрахманова 2нче урынны алдылар. Җиңүчеләргә смарт-сәгать, телефон, фотоаппарат, телескоплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев