Саба урманчылары ил күләмендә лидерлар
2024 елда Республика Рәисе карары нигезендә Саба урман хуҗалыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның 299 гаиләсенә ярдәм йөзеннән 1492 кубометр утын биргән.
Кичә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Саба урманчылары алдынгылары слетында катнашты.
Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Хаҗи Фәйзерахманов чыгышында билгеләп үтелгәнчә, коллектив 2024 елда нәтиҗәле эшләгән. “Урманнар 2334,8 гектарда утыртылды. Бу эш бигрәк тә ерганаклар, ерымнар, авыл хуҗалыгы өчен уңайсыз җирләрдә алып барылды, 1401,5 гектарда саклаучы урман утыртмалары булдырылды. Товар продукциясе җитештерү 925 миллион сум тәшкил итте. Агач материаллары 74,8 мең кубометр күләмендә чыгарылды. Курса, Кукмара, Шәмәрдән, Сабабаш участок урманчылыкларында капиталь төзекләндерү, селекция-орлыкчылык үзәгендә, агач эшкәртү комбинатында ремонт төгәлләнде. Заман таләпләренә туры китереп техника юу урыны сафка басып килә. Урманчылыкларда ярдәмче хуҗалыклар эшли. Шәмәрдәндә – мөгезле эре терлек, Курсада – тавыклар, Мишәбашта атлар, сыерлар үстерәбез. Сигез умартачылыктан 3 тоннадан артык бал алынды. 2025 елга бурычлар һәм максатларны билгеләгәндә, эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, артык чыгымнарга юл куймау, керемне ишәйтү, мөмкинлекләрне киңрәк файдалану, хезмәткәрләрне кызыксындыру чараларын арттыру исәпкә алынды.
Агымдагы елда башлаган төзелешләрне төгәлләү, Мишәбәш, Ленин, Сабабаш урманчылыкларында ремонт алып бару бурычы тора. Россия Федерациясе урман фондына кергән җирләрдә урманнарны саклау, яңарту эшләрен 31 процентка арттыру планлаштырыла. Агач утыртуны 2 мең гектарда үткәрергә дип торабыз. Коллективта һәр кеше үз бурычын төгәл башкарып, хезмәт дисциплинасын, хезмәтнен саклау чараларын үтәп эшләсәк, максатка ирешербез”,– диде директор.
Урманчылар үзләренә яшь алмаш әзерләү турында да кайгырта. “Нургали оныклары” мәктәп урманчылыгында 250 укучы шөгыльләнә. Мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан кәрҗин үрү һәм кашыкларга бизәк төшерү (барысы 24 бала) түгәрәкләре эшли. Дендрология бакчасына ел әйләнәсендә экскурсияләр оештырыла.
2024 елда Республика Рәисе карары нигезендә Саба урман хуҗалыгы махсус хәрби операциядә катнашучыларның 299 гаиләсенә ярдәм йөзеннән 1492 кубометр утын биргән.
Район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгышында да тармакның киләчәгенә зур урын бирелде. “Беренчедән, бүгенге чарада катнашучы өлкәннәребезгә зур рәхмәт. Сез башлаган эшне хәзерге буын дәвам итә һәм үзенә алмаш әзерләү мәсьәләсен дә онытмый. Яшьләрдә урманчы хезмәтен ярату тәрбияләү өлкәсендә эшли. 2024 елдагы уңышлары турында әйтеп кителде. Ирешелгәннәр белән тынычланмаска кирәк. Гамәлдәге программалар нигезендә эшне алып бармасак, алга китеш булмый. Яңа технологияләр кермәсә дә, сез артта калачаксыз. Әлеге юнәлештә тотрыклы эш алып барасыз. Бу өлкәдә ныграк алынырга кирәк. Булдырырсыз дип уйлыйм. Яңалыкка һәрвакыт омтылырга кирәк. Әйтик, орлыкчылык-селекция үзәге төзелеше башлангач, ул башта ничектер уен-көлке кебегрәк иде. Хәзер аннан башка без урман хуҗалыгын күз алдына да китерә алмыйбыз. Үсемлекләрне клонлаштыру белән күләмле шөгыльләнү өчен яңа лабораторияләр эшләргә дигән хыялларыбыз бар. Агачларны өстәмә эшкәртү, фибролитлар җитештерү планнарыбыз да бар. Алар да тормышка аша күрсеннәр иде. Гомумән, сыйфатсызрак токымлы агачлар белән сыйфатлы продукция булдырырга иде. Дәүләт безне ишеткән аркасында, хыялларыбыз тормышка ашып килә. Зур рәхмәт республикада өстәмә табыш алган предприятиеләргә, зур компанияләргә. Үзегез дә булашасыз, төрле хәйрия чараларында катнашасыз. Киләчәктә шулай була күрегез. Яхшылыкларыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын. Уңышлар сезгә”, – диде Рәис Нургали улы.
Урман хуҗалыгының тырыш хезмәткәрләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының, Саба муниципаль районының Мактау Грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ветераннар, лаеклы ялга китүчеләр тәбрикләнде. Утыздан артык кешегә урман хуҗалыгы өлкәсендә “Иң яхшы һөнәр иясе” исеме бирелде.
Тулырак «Саба танары» газетасында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев