Саба урта мәктәбендә “Мәдәни мирас” район бәйгесенең финалы булды
Призлы урыннар өчен сайлап алу этабыннан үткән Саба гимназиясе, Олы Шыңар, Килдебәк урта, Мичән, Шекше төп мәктәбе укучылары сәхнә тотты (Яшьләр һәм балалар» милли проекты).
Иң элек бәйгенең төп максаты милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклап калу икәнен әйтеп китик. Буыннан-буынга күчеп килгән мирасыбыз – милли йолалар, гореф-гадәтләр, җырлы-биюле уеннар һәм бәйрәмнәр, үзебезгә хас яшәү рәвешебез. Үсеп килүче буында кабатланмасалар, алар онытылачак. Бәйге үзенең максатына иреште дияргә була. Укучылар киленгә су юлы күрсәтү, карга боткасы, каз өмәсе, килен каршылау, кыз сорау, кич утыру, аулак өй, печән өсте кебек йолаларның ничек башкарылуын белделәр һәм уйнап та күрсәттеләр. Бик матур килеп чыкты. Бу – зур җаваплылык һәм осталык таләп итә торган эш. Беренчедән, милли йолаларны сәхнәләштергәндә табигыйлек мөһим. Артистлар рольне генә уйнамаска, ә шул чор кешесе кебек хис итәргә тиеш. Икенчедән, тел һәм интонация әһәмиятле. Борынгы сүзләрне дөрес, аңлаешлы итеп әйтү, милли җыр-моңны саклап башкару тамашачы күңеленә тизрәк барып җитә. Өченчедән, кием һәм бизәлеш зур роль уйный. Милли күлмәкләр, калфак, түбәтәй, чигүле алъяпкычлар – болар барысы да милли рух тудыра. Сәхнә бизәлеше дә чынбарлыкка якын булса, йола тагын да ышандырырлык. Бу таләпләрнең үтәлүен жюри нигездә уңай бәяләде.
“Фестивальнең нигезенә салынган мәдәни мирас – гасырлар үтсә дә, югалмый торган иң зур байлыгыбыз. Ул әманәт кебек, без аны киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Әлеге максатны күздә тоткан фестивальнең әзрәк кенә килеп җитмәгән урыннары булса да, аның кыйммәте сәхнәдә яшь буынның уйнавында. Гореф-гадәтләр аларның күңеленә кереп калды. Укучылар шулкадәр тырышып уйнадылар, киемнәр, атрибутлар буенча да җитәкчеләре белән зур хезмәт куйганнар. Күңелгә иң якыны шул: алар Саба җирлегендә булган милли гореф-гадәтләрне алганнар. Йолаларны җырлар, уеннар белән катнаштырып матур итеп күрсәтә алдылар. Милли төбәк компонентлары керттеләр, сөйләмне дөрес итеп бирделәр. Әлбәттә, әле тырышырга кирәк, ләкин балаларда әдәби мирасны кабул итеп алу нигезе бар. Мине шунысы куандырды”, – диде жюри әгъзасы Ләйсән Билалова.
Алдагы турларда укучылар күренекле язучыларның әсәрләре буенча пазл төзеделәр һәм килеп чыккан картинаның кыскача эчтәлеген сөйләделәр, татар халкының җырлы-биюле уеннарында сынаштылар, сорауларга җавап бирделәр.
Беренче урын Саба гимназиясенә бирелде. Алар узган елда да җиңгәннәр. “Безнең укучылар һәм аларның әти-әниләре дә бик актив. Нинди чарада катнашсак та, һәрвакыт без беренче булырга тиеш дигән максат куябыз. Башка мәктәпләр дә көчле, җиңәребезгә ышанып та бетмәгән идек. Даими әзерлек чаралары үткәрдек. Укытучылар да булышты, оештыручылар да. Бердәмлек, көндәлек эш нәтиҗәсен бүген күрдек”, – диде гимназиянең VII сыйныф җитәкчесе Миләүшә Кәримова.
Олы Шыңар, Мичән мәктәпләре укучылары призерлар булдылар.
«Яшьләр һәм балалар» милли проекты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев