Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба урта мәктәбендә шигырь бәйрәме узды

«Шагыйрәнең әйтер сүзе» дигән исем астында узган очрашуда танылган шагыйрә Илмира Гыймаева катнашты

"Мәктәп сүзе - заман йөзе,

 Дөнья тоткасы - белем!

Тар сукмактан зур юл ача,

Мәктәп, китап һәм гыйлем!"

Саба урта мәктәбенә килүчеләрне менә шундый шигъри юллар каршы ала. Аны Сабабызның танылган шагыйрәсе Илмира Гыймаева иҗат иткән. Бу көннәрдә мәктәптә узган тәрбия чарасының чираттагысына  шагыйрәнең үзен чакырырга булдык. "Шагыйрәнең әйтер сүзе" дигән  исем астында узган очрашу тулысынча аның иҗатына багышланды. Татар милләтенең йөзек кашы булган шагыйрә үзенең тормышчан шигырьләре белән яшәүнең чын хакыйкатен ачып бирә. Иҗат әсәрләрендә туган якка, аның табигатенә дан җырлый, мәхәббәт, дуслык, балачак кебек тормыш мизгелләрен матур итеп сүрәтли белә. Чара барышында 5 нче сыйныф укучылары авторның "Тәрәзәдә - ана күзләре" дигән шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бу мизгелләрдә залда утыручы күпләрнең күзләре яшьләнде. Әйе, шигырьләре уйландыра, тормышның кадерен белергә, фикерләргә өйрәтә. Шигъри бәйрәмдә җырлар да яңгырады, шагыйрә үзенең шигъри табышмаклары аша укучылар белән аралашты, сорауларга җавап бирде, балачак турында язган шигырьләрен укыды. Очрашуда район үзәк китапханәсе директоры Ләйсән Билалова да катнашты һәм шагыйрәнең иҗаты турында җылы фикерләре белән уртаклашты. Илмира Рәшит кызы мәктәп китапханәсенә бик күп шигырьләр җыентыгын бүләк итеп калдырды.

Хәлимә Нәҗипова,

Саба урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев