Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба үзәгендә Ураза гаете уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырдылар

Чара Сабаның «Мотыйгулла» мәчетендә узды

  Бәйрәм мәчет эчендә вәгазь белән башланып китте. Мәчет имамы Морад хәзрәт Мияссаров балаларны һәм аларны озата килгән әти-әниләрен Ураза бәйрәме белән котлады, һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүен, сәламәт булуын, ныклы иман теләде. Ураза тотучыларга, әле бу фарыз гамәлне беренче тапкыр үтәп караган  балаларга, әти-әниләре белән Тәравих намазларына йөргән балаларга рәхмәтен дә  җиткерде хәзрәт. Алга таба Саба мәчете имамы Алмаз хәзрәт җитәкчелегендә балалар өчен дини викторина оештырылды, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр таратылды. Өйлә намазыннан соң, балалар өчен урамда хәрәкәтле уеннар башланды. Бәйрәмгә килүчеләр  батут, карусельләрдә түләүсез генә күңел ачтылар, барлык чыгымнарны районыбызның  киң күңелле иганәчеләре "күтәрде". Әле күчтәнәч итеп пицца, соклар да тараттылар. Коръән сүрәләре, догалар укып күрсәтүчеләргә махсус билетлар таратылып, аларга соңыннан бүләкләр уйнатылды. Көне дә аяз, матур булды. Рамазан бәйрәменә Аллаһы Тәгалә, җылы, кояшлы көн бүләк итте. Һәркем бәйрәмнән күңел күтәренкелеге белән, Рамазан гаетен олылап, шундый зур чара оештырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев