Саба халкының барлык төр салымнар буенча түләнмәгән 1 миллион 896 мең сум бурычы бар
Район җыены үтте.
Индустриаль паркта төзелеш эшләрен дәвам итү, үзәк хастаханәнең хирургия бүлеген, аграр көллият беренче тулай торагы бинасын капиталь ремонтлау, Тынычлык урамы 36 фатирлы йорт, балалар иҗат үзәгенә аерым бина, Яшьләр үзәге төзү. Узган сишәмбедә район мәдәният йортында үткәрелгән гражданнар җыенында Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов Саба биләмәсендә 2024 елда башкарыласы зур күләмле эшләр итеп әнә шуларны күрсәтте. Димәк, район үзәгенең социаль йөзе күпкә үзгәрәчәк дигән сүз.
“Шулай ук индустриаль паркның 2нче чиратын дәвам итү, 10 гектар мәйданда азык-төлек житештерү цехлары урнаштыру өчен бина төзеп, аңа инфраструктуралар булдыру бурыч итеп куелды. Инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин итү өчен акча бүленде, булачак яшелчә саклагычның беренче проектын сафка бастыру эше башланып китте”,– диде докладчы.
Гомумән, индустриаль парк үзенә эшче көчләр җәлеп итүче территориягә әвереләчәк. Хәзер 21 резидент белән килешү төзелгән, шуның 11 үз эшчәнлеген алып бара. Планда шулай ук “Цинк-Саба” заводының икенче этабы төзелешен тәмамлап, яктырту баганалары җитештерүче “Металлек” компаниясенә арендага бирү, субпродуктлар эшкәртү һәм төрү буенча “Технолайн” заводын эшләтеп җибәрү дә каралган.
Халыктан җыелган үзара салымга да күп кенә төзекләндерү, яшелләндерү, парклар һәм балалар мәйданчыкларын җиһазлау эшләре башкарылган. Болар кешеләргә барысы уңайлы тормыш-көнкүреш шартлары өчен. Бары демография хәле генә мактанырлык түгел. Җирлектә туучылар, гаилә коручылар саны да 2022 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда кимрәк, үлүчеләр күбрәк. Җитмәсә, бер Сабада гына 17 гаилә таркалган. Күбесенең характерлары туры килмәгән. Күрәсең, безгә яшьләр үзәге янәшәсендә гаиләне планлаштыру институты да төзергә кирәктер.
Әлегә Саба авыллардан күчеп килүчеләр исәбенә зурая. 2023 елда Байлар Сабасында 56 шәхси йорт төзелгән. Тагын нигезе салынган 52 өй бар.
Расих Хәсәнов җирлектә урнашкан учреждениеләрнең 2023 елдагы эшчәнлеге белән дә таныштырды. Чөнки халыкның яшәеше җитештерүче һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның санына, финанс ягыннан ныклыгына бәйле. Слайдларда да игътибарны җәлеп итәрлек саннар күрсәтелде. Әйтик, былтыр иң югары хезмәт хакы “Сабагро” җәмгыятендә (83 мең), иң түбәне (15 мең) “Икмәк”тә (хәзер бөтенләй ябылды) булган. Гомумән, җыенда катнашу яшь кешегә киләчәк планнарны билгеләүдә, һөнәр, эш урыны сайлауда шактый кирәкле мәгълүмат бирә.
“Бюджет учреждениеләре җитәкчеләренең чыгышларын тыңлау күп вакыт ала дигән сүзләр ишетелде. Әмма алар елга бер тапкыр халык алдында хисап тотарга тиештер. Мактанырга димим. Эшләгәнне күрсәтә белү дә зур эш”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов та.
Ул үзенең чыгышында иң тырыш егетләребезнең передовойда (махсус хәрби операциядә - авт.) икәнлеген искәртеп, аларга һәм гаиләләренә булышучыларга аерым рәхмәт белдерде.
Җыенда залда утыручылардан һәм ЗУУМ платформасы аша алынган мөрәҗәгатьләрнең күбесенә әлеге сораулар кагылышлы оешма-учреждение вәкилләре җавап бирде. Байтагы су мәсьәләсе белән бәйле булып чыкты. Ул җәй көне Сабаның кайбер урамнарында йә җитми, йә язын күпфатирлы йорт подвалына тула, йә катылыгы нормадан артык, йә... Район башлыгы әлеге проблеманы җитди игътибарга алып, катылыгы 9 мг-экв./литрлы су килүче башняны каптаж ясап чишмәгә тоташтыру вариантын карарга тәкъдим итте. “Яшь гаилә” программасына 40-45 яшьлекләрне дә кертүгә килгәндә, торак шартларын яхшырту өчен башка программалар да барлыгы әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев