Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабада 2021 елда беренче никах теркәлде

Бүген 8 гыйнварда район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә елның беренче никах тантанасы булды. 

Югары Симет авылында яшәүче Айзат һәм Сиринә Шәйхлиевлар язылышты. Яшь парны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Симет авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Әхмәдуллин тәбрикләде. Шәйхлиевлар  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Алсу Шәйхетдинова  тәкьдим иткән  актлар китабына кул куеп,  мәхәббәтләрен гомер буе саклап яшәргә вәгьдәләр бирделәр, балдаклар алмаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев