Сабада ачылган азык лабораториясе күп төбәкләргә хезмәт күрсәтәчәк
Узган җомгада районыбызга Идел буе федераль округының 13 төбәгеннән баш ветеринария табиблары килде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм федераль ветеринария фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе коллегиясенең киңәйтелгән утырышында 2024 елда эш йомгаклары, 2025 елга өстенлекле бурычлар турында сөйләштеләр һәм Байлар Сабасында азык лабораториясе ачылу тантанасында катнаштылар.
Коллегия утырышының районыбызда уздырылуы һич очраклы түгел. Белгечләр Сабада берничә проектның уңышлы гамәлгә ашырылуы, ветеринария буенча лидерлар рәтендә булуын билгеләп үттеләр. 2014 елдан районыбызда пилот программасы нигезендә биокалдыкларны утильләштерү проекты эшли башлаган иде. Инде ун ел дәвамында хуҗалыклардагы үлгән маллар Алабуга районындагы “Сария Био-Индастрис” заводына юллана. Районыбызның уңай тәҗрибәсе киң таралып, 2020 елдан Татарстанның 19 районында биокалдыклар әлеге заводка илтеп тапшырыла. Бүген районыбызда 29 үләт базыннан нибары 3 урында гына калган. 2030 елга кадәр аларның барысын да ябарга планлаштыралар.
ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үз чыгышында ветеринария өлкәсендәге эпизодик вәзгыятьнең тотрыклы булуын билгеләп үтте. Узган ел дуңгызларда Африка чумасы, кош гриппы очраклары теркәлмәгән. Сыерларда лейкоз авыруы белән дә хәл тотрыклыланган. Тик тынычланырга иртәрәк: 30 елдан соң бруцеллез авыруы күзәтелә башлаган. Ул узган ел республиканың дүрт хуҗалыгында табылган. Шуның икесе – шәхси хуҗалыкларда. Белгечләр әйтүенчә, моның сәбәбе башка өлкәләрдән тикшерелми мал кертү белән бәйле. Әлеге авыруның кешеләргә йогу куркынычы зур булуы аңа карата көрәшнең никадәр кискен торуын күрсәтә.
”Бүген хуҗалык җитәкчеләре алдына ябык режимга күчеп эшләү бурычы куябыз. Дуңгызчылык, кошчылык комплекслары инде ябык режимда эшлиләр, мөгезле эре терлек фермалары да елның ахырына кадәр шушы таләп буенча эш алып барачаклар. Республика буенча зур юл картасы төзелде. Алып кайткан терлекләрне контрольгә алу һәм даими тикшереп тору мөһим. Алга таба “Россельхознадзор” һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бу авыруга каршы торучанлыкны көчәйтәчәкбез”, – диде ведомство җитәкчесе.
Алмаз Хисаметдинов шулай ук ветеринария өлкәсе хезмәте дә тулысынча цифрлаштырылачагын билгеләп үтте.
“Бу юнәлештә ел башыннан ныклы эш алып барабыз. Моны бурыч итеп куйдык. Идентификация, ягъни һәр терлеккә номер тагылып, алар программага кертелде. Алга таба безнең бөтен хезмәтебез цифрлаштырылачак. Бу, беренчедән, ветеринария хезмәтенең эшен күпкә җиңеләйтәчәк. Икенчедән, бөтен башкарылган эшебез программада күрсәтелеп торачак. Алда торган төп бурычларның берсе – республиканың иминлеген тәэмин итү, терлекләр арасында да, шулай ук кешеләргә күчә торган йогышлы авыруларны булдырмау һәм терлекчелекне сыйфатлы продукция белән тәэмин итү”, – диде Алмаз Гаптрәүф улы.
Коллегия утырышы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узып, ул терлекләрне маркировкалау буенча эшнең нәтиҗәлелегенә тукталды. Эре мөгезле терлекләрнең лейкоз вирусы белән зарарлану күрсәткече 10 ел эчендә 19,4% тан 1,4% ка кадәр кимегәнлеген билгеләп үтте. Әмма шул ук вакытта республиканың терлекчелек комплексларын ябык режимга күчерү буенча иминлек таләпләре үтәлеп җитмәвенә дә тукталды. “Россельхознадзор"дан барлык терлекчелек комплексларын тикшерүне сорыйм. 1 ноябрьгә кадәр фермалар койма белән әйләндереп алынырга тиеш. Дезинфекция ясау өчен махсус киртә, санитар керү пунктлары урнаштыру зарур. Таләп үтәлмәсә, җитәкчегә карата чара күреләчәк”, –дип кисәтте министр. Коллегия эшендә шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Мария Новикова, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев катнашты. Утырышта ветеринария өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган һәм югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр төрле дәрәҗәдәге Хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар.
Коллегия утырышыннан соң Саба индустриаль паркы биләмәсендә Республика ветеринария лабораториясенең аерым бүлекчәсе – азыкны тикшерү лабораториясе ачылды. Голландия компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырылган яңа төр эшчәнлек бөтен Идел буе федераль округы төбәкләрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә хезмәт күрсәтәчәк. Республикада моңа охшаш лабораторияләр бишәү, әмма яңа ачылганында тикшерүләрне тулысынча үткәрү мөмкинлеге бар. Терлек азыгының сыйфаты турыдан-туры сөт җитештерү күләменә йогынты ясавы билгеле. Тиз арада дөрес итеп тикшереп, җентекләп сайланган рацион сыерлардан мул продукция алуда яхшы адым булачак. Әлегә кадәр терлек азыгының үрнәкләрен Мәскәүгә җибәрсәләр, хәзер аларның сыйфатын үзебездә ачыклап була. Лабораториядә азыкның туклыклылык кыйммәтен берничә программа буенча анализлау планлаштырыла.
“Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе – азык лабораторияләрен булдыру. Азыкның туклыклылыгы турындагы мәгълүматлардан башка рационнарны дөрес төзү мөмкин түгел. Бу мәгълүматлар оптималь рационны булдырырга һәм сөт хуҗалыгының рентабельлеген арттырырга ярдәм итәчәк. Мондый тикшеренүләргә ихтыяҗ елдан-ел арта. Бүген Байлар Сабасында ачылган терлек азыгы лабораториясе терлекләрне тукландыру буенча хәлиткеч роль уйнаячак. Идел буе федераль округы коллегаларына да аның эше кызыклы булыр дип өметләнәбез", – дип нәтиҗә ясады министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев