Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада балалар бакчаларының музыка җитәкчеләре өчен республикакүләм семинар узды

Семинарда Казан, Саба, Арча, Балтач, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнары педагоглары катнашты.

   Сабаның 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен «Халык музыкаль уеннары аша балаларны татар, рус халык йолалары, бәйрәмнәре белән таныштыру» темасына республикакүләм семинар узды.

 Семинарда 40 педагог катнашты. Саба, Арча, Балтач, Теләче, Кукмара, Мамадыш районнары педагоглары, Саба мәгариф бүлегенең баш белгече Луиза Гомәрова, Казан белем күтәрү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән укытучысы Рузилә  Абдуллина, Казан шәһәре Яңа Савин районы 380 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Ольга Романова  катнаштылар.

 Семинар кунаклары мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән музыка шөгыле, «Аулак өй» күренеше, «Рус ярминкәсе» күңел ачу кичәсе, «Гөлбакча» вокаль ансамбле чыгышы, балаларны агач кашыкларда уйнау алымнарына өйрәтү буенча мастер-класс карадылар. Шулай ук музыка җитәкчеләренең дидактик уеннары буенча күргәзмә оештырылды. Казан белем күтәрү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча өлкән укытучысы Рузилә Абдуллина  семинарга югары бәя бирде.  Килгән педагоглар да, бик күп яңалыклар алдык, алга таба эштә кулланачакбыз дигән фикерләр эйтеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев