Сабада беренче тапкыр «Рус жимы» буенча ярышлар узды
Саба урта мәктәбендә яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, шулай ук Саба муниципаль районының «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәмендә беренче тапкыр «Рус жимы» буенча ярышлар уздырылды.
Ярышны яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы тантаналы рәвештә ачып җибәрде. Ярышларда Саба муниципаль районының төрле мәктәпләреннән 8 команда катнашты.
Шәхси зачетта призлы урыннарны түбәндәгеләр алдылар:
-8-9 сыйныфлар арасында:
1 урын – Ханов Илдан (Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе)
2 урын - Сәгыйтов Данир (Олы Кибәче урта мәктәбе)
3 урын-Нургалиев Реналь (Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе)
-10-11 сыйныфлар арасында:
1 урын - Мөхәммәтшин Сәйдәш (Олы Кибәче урта мәктәбе)
2 урын - Мәулин Булат (Сабу урта мәктәбе)
3 урын-Николаев Александр (К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадетлар интернат-мәктәбе)
- укытучылар арасында:
1 урын – Яруллин Данис (Саба урта мәктәбе)
2 урын-Хасбиев Данис (Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбе)
3 урын-Һидиятуллин Айрат (К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадетлар интернат-мәктәбе)
Команда зачетында призлы урыннар:
-1 урын – Саба урта мәктәбе
-2 урын - Олы Кибәче урта мәктәбе
-3 урын-К. С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе
Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, кубоклар һәм акчалата призлар тапшырылды. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр бирелде. Ахырдан катнашучылар тәмле пылау һәм кайнар чәй белән сыйландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев