Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада булачак әниләр өчен “Йөрәк астындагы бәхет” дигән чара узды

Әниләр бәйрәме якынлашкан көннәрдә,“Татарстан хатын-кызлары” төбәкара берләшмәсенең Саба хатын-кызлар советы тиздән әни булырга җыенган гүзәл затларны әлеге мөһим этапка әзерләү, аларга төрле яклап ярдәм күрсәтү, сәламәтлекләрен кайгырту ниятеннән “Йөрәк астындагы бәхет” дигән чара оештырды.

  Очрашу, гадәттәгечә, Сабаның “Семицветик” психологик үзәгендә узды.

“Әни булу олы бәхет. Аллаһ хатын-кызга бәби табу, йомшак, җылы кочагына алып күкрәк сөте имезү ләззәтен биргән. Сәламәт анадан гына сәламәт бала туа ала. Шуңа да бу очрашуда бәби көтүче әниләребез белән иң кирәкле һәм нечкә темаларга кагылып үтәрбез, бәби үстерүчеләргә хөкүмәт тарафыннан каралган төрле өстенлекләр турында да сөйләшербез”,-дип башлады чараны Саба хатын-кызлар советы җитәкчесе Илмира Галимуллина.

Чарага чакырылган иң өлкән кунак - район үзәк хастаханәсенең югары категорияле акушер- гинекологы Флера ханым Биктова әлеге вазыйфада 36 ел эшләү дәверендә меңләгән йөкле хатыннарны күзәтү астында тотып, авыруларын дәвалаган, сабыйларына дөньяга килергә һәм ана булу бәхетен тоярга ярдәм иткән. Кичәдә ул күпьеллык эш тәҗрибәсеннән чыгып хатын-кызның балага узганчы ук  сәламәтлеген ничек кайгыртырга кирәклеге, туклануы, режимы  турында сөйләде.

”Хәзерге медицина казанышлары карындагы сабыйның кече срокта ук үсешен күзәтергә, авырулары юклыгын ачыкларга мөмкинлек бирә. Хатын-кызларга вакытында күренергә, табибларның барлык киңәшләренә колак салырга кирәк. Сәламәт бала тусын өчен барыбыз да җаваплы”,-диде Флера Таһир кызы.

Бәби тугач, хатын-кызның тормышында яңа этап башлана. Әбиләрнең “бәби тапкан хатынның кәфенлеге 40 көн янында йөрер, өзлегүдән сакланырга кирәк” диюләре дә яшь әнинең  якыннарының тәрбиясенә, кайгыртуына аеруча мохтаҗ булуы турында сөйли. Беренче чиратта хатын-кыз үзен үзе сакларга тиеш, әлбәттә. Кайвакыт ана кешене күкрәк сөтенең кимүе дә  борчылырга мәҗбүр итә. Әлеге проблема турында бала имезү буенча консультант Айзилә Вәлиуллина сөйләде. Бала имезүнең әһәмияте, күкрәк сөтенең алыштыргысыз составы, имезгәндә баланы дөрес тоту кагыйдәләрен дә күрсәтте ул. Айзилә Рафил кызы  ТР Социаль фондының бүлек җитәкчесе буларак, бүгенге көндә балалы гаиләләргә билгеләнә торган түләүләр, ана капиталын куллану юнәлешләре белән дә таныштырды. Күп балалы гаиләләргә каралаган ташламалар турында Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе мөдире Сания Мәгъсүмова һәм Республиканың материаль ярдәм үзәгенең 36 нчы бүлеге мөдире Гөлназ Солтанова да таныштырып үттеләр. Ханымнарга сораулар аеруча күп яңгырады. Күпбалалалы гаиләләргә хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән кайбер ташламалар турында биредәге өченче, дүртенче баласын алып кайтучыларның (әлегә алар күпбалалы булып саналмый)  аз мәгълүматлы булулары ачыкланды. Кыскасы, һәркем үзе өчен кирәкле җавапны алды.

 Бәби тугач, әти-әнине тагын бер кичектергесез эш көтә. Тиз арада нарасыйларына матур исем сайлап, аны закон буенча рәсмиләштерү. Ягъни туу турында таныклык алу. Бу күңелле мәшәкатьләр һәм район ЗАГС бүлегенең гомуми эшчәнлеге турында (бирегә йомышы төшмәгән кеше юк) аның мөдире Гөлнар Шәфыйкова таныштырды.

  Чарада булачак әниләр өчен күп мәгълүмат җиткерелде.”Әле ишетәсе килгәннәр бу гына түгел, бәби тапканнан соң хатын-кызның сәламәтлеге, өйдәгеләр, бигрәк тә ир белән мөнәсәбәте, күзәтелергә мөмкин булган төшенкелек (депрессия) турында сөйләшергә кабаттан җыелабыз”.- диештеләр хатын-кызлар. Ахырдан үзәкнең психологы Алина Ногуманова “Бәби табу куркуын ничек җиңәргә? дигән сорау буенча тренинг үткәрде, киңәшләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев