Сабада дүртенче мәчет салына
Саваплы гамәл
Татар халкында “Ислам дине – әхлак, тынычлык һәм камиллек дине” дигән бик зур мәгънәгә ия булган әйтем бар. Әлеге сүзләр бүгенге көндә дә үзенең әһәмиятен югалтмады, чөнки яшь буын елдан-ел дингә якыная, гаиләдәге дини тәрбия, дини тормыш алып баручы абруйлы шәхесләр яшь буынга уңай йогынты ясый. Байлар Сабасы җирендә яңа мәчет – рухият учагы кабызу, иман нурын тарату, киләчәк буыннарга әхлаклылык үрнәге күрсәтү максаты белән 2024 елда дүртенче мәчет булдырырга дигән изге ният белән башланып киттте.
Барлык документлар әзерләнеп беткәннән соң, үткән елның август аенда, ООО ПМК “Мелиорация” оешмасының махсус техникасы ярдәмендә, җирне тигезләү белән эшне башлап җибәрделәр. Төзелгән проектка нигезләнеп, тиешле таләптә фундамент салынды һәм ком түшәлеп, бетон катламы җәелде. 2024 елның октябрь-декабрь айларында, мәчетнең кирпеч диварларын күтәрү эшләре башкарылды. 2025 нче елга чыккач, апрель-май айларында, түбә корылып, мәчеткә тагын да ямь өстәделәр. Шулай ук агымдагы елның май аенда, заманча пластик материалдан эшләнгән тәрәзәләр куелса, июнь аенда мәчет бинасының дивары тышланылды. Хәзерге вакытта актив рәвештә электр линиясе сузу эшләре бара.
Оештыручылар бу изге эшне башлап җибәрүдә, мөрәҗәгатләрен кире какмый, мәчет төзү өчен җир бүлеп биргән җирле хакимият вәкилләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәләр. Мондый күләмдәге зур эшләрне, мәрхәмәтле иганәчеләрнең һәм ярдәм кулы сузарга әзер булган миһербанлы район халкының ярдәменнән башка гына башкарып чыгу мөмкин түгел иде. Бу изге эштә катнашкан һәркемгә, шулай ук чиксез рәхмәт белдерәбез! Аеруча финанс яктан булышкан, мәчет төзелешенә өлешләрен керткән иганәчеләрне һәм оешма җитәкчеләрен билгеләп үтәсе килә, менә алар:
Шәхси эшмәкәрләр: – Гарипов Рамиль Рәшит улы; Гаянов Илдар Илдус улы; Һадиев Айдар Расыйх улы; Билалов Марат Рафаэль улы; Галимуллин Рамиль Рәшит улы; Ситдиков Рөстәм Рафаэль улы; Валиуллин Алмаз Тәлгат улы; СППК “Умырзая” оешмасы җитәкчесе – Гарипов Рамиль Рәшит улы; “Арыслан строй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе – Даминов Руслан Гарафетдин улы; “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе – Зарипов Алмаз Зөфәр улы; “ПМК – 159” оешмасы җитәкчесе – Набиуллин Ильнар Фәргат улы; Шәхси зат – Хуҗин Илшат Тәлгат улы.
Бүгенге көндә төзелеш эшләре тулы көченә алга таба дәвам итә, һәм оештыручылар мәчетне эшләрен ахырга кадәр җиткереп, халыкка хезмәт иттерүен телиләр. Тагын бер кат мәчет төзелешенә өлеш керткән һәр кешенең гаиләсенә иминлек, сәламәтлек һәм бәрәкәт телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев