Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле булды

Ел саен мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы уза. Быел муниципаль этапта катнашу өчен унтугыз педагог гариза бирде.

   Беренче конкурс сынавында алар үзләренең эшләрендә уңышлы куллана торган педагогик табышлары белән уртаклаша алдылар,. Үз темаларын тулаем ачып коллегаларын һәм жюри әгъзаларын кызыксындыра алган җиде тәрбияче әлеге конкурсның икенче этабында үз осталыкларын күрсәттеләр. Бу балалар белән ачык чара иде. Конкурсның муниципаль этабы нәтиҗәләре буенча 3 нче номерлы Шәмәрдән «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Афанасьева, 1нче номерлы Шәмәрдән “Әкият» балалар бакчасы логопеды Зөлфия Гатауллина, 5нче номерлы Саба “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Аубәкирова «Ел тәрбиячесе 2023-2024" конкурсының зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев