Сабада “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр
17 март көнне Саба район китапханәсендә Халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тууына 95 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Гаилә белән әкият илендә” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы узды.
Бәйге “Халык әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Танылган әдипнең әкиятен иң яхшы башкаручы”; “Яхшы видеобизәлеш” номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне Саба район мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин котлады. Чарада бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев