Сабада гражданнарны кабул итү декадасы бара
1декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Бердәм Россия»партиясе оешуның 22 еллыгына багышланган гражданнарны кабул итү декадасы үтә.
Гражданнарны кабул итү Декадасын үткәрү кысаларында 2023 елның 4 декабрендә клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары, Саба шәһәр җирлеге депутаты Фәридә Якупова Саба районы социаль фондының клиентлар хезмәтендә гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә Россия Социаль фонды органнары компетенциясенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 2 кеше язылды. Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре һәм үтенечләре игътибар белән тыңланды, өйрәнелде, һәр мәсьәлә буенча консультацияләр һәм тулы җаваплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев