Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

Сабада һәм Шәмәрдән авылында гомуми йортларга капиталь ремонт ясала

2026 елга күп фатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау буенча төбәк программасы кысаларында Саба муниципаль районы территориясендә 10 күпфатирлы йортта планлы ремонт эшләре алып барыла.

  2026 елгы капиталь ремонт программасына Сабаның Г.Закиров урамындагы 40 номерлы, З.Йосыпов урамындагы 13б,19б номерлы, Төзүчеләр урамындагы 3,7 номерлы, Мәктәп урамындагы 48  номерлы  күпфатирлы йортлар, Шәмәрдәннең  Тимер юл урамындагы 18 йорт, М.Горький урамындагы 2а йорт, Молодежная урамындагы 15 йорт, Совет урамындагы 4 йортлары кертелгән. Ремонт барышында подъездларны, вентиляция каналларын, төтен юлларын, йорт эчендәге инженерлык су чыгару системаларын ремонтлау күздә тотыла.

Шулай ук һәр объект буенча проект-смета документларын эшләү һәм экспертизасы, шулай ук техник күзәтү каралган, аларны ГКУ «Татарстан Республикасы Башинвестстрой» һәм АО «Бердәм заказчик хезмәте» гамәлгә ашыра.

Хәзерге көнгә эшләр расланган графикларга ярашлы алып барыла. Инфраструктураны үстерү бүлеге эшләрнең срокларын, төзү технологияләрен һәм эш сыйфатын даими контрольдә тота. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев