Тиздән район үзәгендә дүртенче ял паркы барлыкка киләчәк.
Сабаның «Бәләкәч» балалар бакчасы каршында төзелеп килүче паркта беренче казык 2024 елда кагылган. Хәзер төзелешнең икенче этабы төгәлләнеп килә. Проект буенча паркта һәр фәннең үз почмагы булдырылачак. Әлегә химия, физика, математика өлешләре эшләнгән, астрономия фәненеке дә әзерләнү стадиясендә. Паркка керә -керешкә Менделеев таблицалы зур корылма, вакытны күрсәтүче кояш сәгате, таганнар каршы ала. Төрле спорт корылмалары белән җиһазландырылган мәйданчыкта инде хәзердән үк бала-чага чыр-чу килә.
Биләмәгә Сабаның «ГАФЭЛЬ» компаниясе ярдәме белән күпсанлы агачлар утыртылган, паркка хәзердән үк 1 меңнән артык дүләнә (боярышник), 100дән артык туя, 80ләп нарат, миләш, усак, чыршы, кызыл каен агачлары, тау нараты, Кытай тупылы, артыш, гортензия, роза чәчәкләре, спирея, хоста, кизильник, лапчатка, дерен, барбарис үсентеләре ямь биреп утыра.
«Парк күзгә күренеп матурлана, биредә бар эшләр дә әлегә этаплап башкарыла. Күргәнегезчә, баганаларга 76 яктырткыч урнаштырылган, утыргычлар, барлык уңайлыклары булган бәдрәф, үзенчәлекле итеп эшләнгән чүп савытлары куелган. Без әле дә Саба халкыннан, балалардан паркны төзүдә, матурлауда кызыклы тәкъдимнәр кабул итәбез. Фән өлкәсен нинди кыяфәттә күрәселәре килә икән? Киләчәктә „Белем“ паркы да халык яратып йөри торган ямьле урын булыр дип ышанабыз», -ди Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов
Нет комментариев