Рәис Миңнеханов район башлыгы итеп сайланды
Саба муниципаль район Советының бишенче чакырылыш беренче утырышы узды
Бүген район хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль район Советының бишенче чакырылыш беренче утырышы үтте. Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә: Татарстан Рәисен hәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында сайлау комиссиясе рәисе чыгышын тыңлау; Саба муниципаль районы Башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү мәсьәләләре кертелгән иде. Утырышны шәһәр Советының өлкән депутаты Рәис Миңнеханов алып барды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нияз Аитов, ТР буенча Россия Федерациясенең федераль салым хезмәте идаpәce җитәкчесе Марат Сафиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, аның урынбасарлары, оешма, предприятие, бүлек җитәкчеләре катнашты.
Утырыш Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары белән башланып китте. Беренче көн тәртибендә Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Шәймәрданов депутатларны 14 сентябрь көнне булып узган сайлау нәтиҗәләре белән таныштырды, сайлауларның тыныч һәм әзерлекле шартларда үтүен билгеләп үтте.
Икенче көн тәртибендә Саба муниципаль районы башлыгын сайлау буенча Россия Федерациясенең федераль салым хезмәте идаpәce җитәкчесе Марат Сафиуллин чыгышы тыңланды. Ул әлеге җаваплы вазифага Татарстан Республикасы рәисе исеменнән Рәис Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.Кандидатура буенча фикер алышуларда 3 нче номерлы Юлбат сайлау округыннан Саба муниципаль район Советы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе фракциясе җитәкчесе Расих Закирҗанов чыгышы тыңланды.Ул шулай ук район башлыгы вазыйфасына Рәис Миңнехановның кандидатурасын тәкъдим итте. Район Советы утырышында катнашкан барлык депутатлар яшерен сайлау юлы белән үз тавышларын Рәис Нургали улы Миңнехановка бирделәр. Яңа сайланган район башлыгы сүз алып :"Mиңa йөкләтелгән Саба муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкарган вакытта Россия Федерациясе Конституциясе hәм законнарына, Татарстан Республикасы Конституциясе hәм законнарына, Саба муниципаль районы Уставына таянып эшләргә hәм Саба районы халкының мул тормышта яшәвен тәэмин итәргә бар булган белемемне haм тырышлыгымны куярга, гражданнар hәм кешеләрнең хокукларын hәм бәйсезлеген якларга ант итәм", дип тантаналы шартларда сүз бирде. Район башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов сайланды. Алдагы көн тәртибе буенча Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү мәсьәләсе каралды. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов шәхси гаризасы нигезендә, эштән китте. Рәис Миңнеханов Марат Рашат улын бу вазыйфада намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен Саба муниципаль районының Алтын билгесе белән бүләкләде. Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде, бу вазыйфа вакытлыча аппарат җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримовка йөкләтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев