Сабада яңа төзелгән йортта фатир ачкычлары тапшырылды
Социаль ипотека һәм арендалы торак программасы гамәлдә
Кичә социаль ипотека һәм арендалы торак программасында катнашучыларга Сабаның Тынычлык урамында төзелгән йортта фатир ачкычлары тапшырылды.
Чараның ачылышында Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов әлеге вакыйганы үзләренең яшәү шартларын яхшыртучылар өчен шатлыклы көн буларак бәяләде. “Ак таш” җәмгыяте төзүчеләре йортны сафка бастыру өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар. Саба халкы исеменнән коллективка алга таба да эшләрендә зур уңышлар телим. Йортлар салуны дәвам итсеннәр иде. 2026 елда да планлаштырган төзелешләребез бар. Тормышка ашар дигән өметтә каласы килә. Фатир алучыларның күбесе яшьләр. Демографик вәзгыятьне яхшырту да кирәк. Балалар бакчасы да якын. Уңайлы көнкүрешкә бөтен шартлар бар”, – диде җирлек башлыгы.
Төзелешнең проекты да элеккеләре белән чагыштырганда икенчерәк. Бу әле Тынычлык урамында 36 фатирлы беренче йорт. Кухняларга рөхсәт ителгән чиктән узып киткән (әйтик, шартлау булганда) эчке басым йогынтысында җиңел ачыла торган тәрәзәләр куелган. “Йорт бик иркен. Хәтта коридорларына өстәлләр чыгарып гомуми табыннар корырга була. Бергә-бергә матур яшәргә язсын. Мебельләр керткәндә стеналарны кырсагыз, үзегезгә үк күңелсез булачак. Кимчелекләр булса, әйтегез, үзебез ремонтлап китәчәкбез”, – дип мөрәҗәгать итте “Ак таш” җәмгыяте директоры урынбасары Васил Әхмәтов. Бу мәсьәләдә “Торак милекчеләренә ширкәтләренә хезмәт күрсәтү үзәге” идарәче компаниясе директоры Айдар Шәйхетдинов аңлатканча, Макс платформасы ярдәмгә киләчәк. Барлык моң-зар турында әлеге чатка язарга кирәк. Һәр подъездда җаваплы кеше сайлап куелу да сорала. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе контролеры Рәсилә Арсланова фатир алучыларның игътибарын өч бүләмәле фатирларда ике су хисаплагычлы булганда аларның күрсәткечләрен завод номерларын бутамыйча тапшырып бару зарурлыгына юнәлдерде.
Иң элек 9 фатир ачкычы район үзәк хастаханәсе вәкиленә тапшырылды. “Безгә кайтачак белгечләрне тораклы итү медицина хезмәте күрсәтүдә бик әһәмиятле. Медиклар барыгызга да зур рәхмәтле”, – диде баш табибның административ-хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Дамир Кәримуллин (фотода).
Теләче район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Әлфия Һадиеваның да шатлыгы йөзенә чыккан. “Безне сөендергән өчен “Ак таш” төзүчеләренә зур рәхмәт. Көтеп алган өч бүлмәле фатирыбыз булды. Бик иркен, җылы, чиста, якты. Ике балконы бар. Торак шартларыбызны ипотека програмасы буенча яхшырттык. Гаиләдә улым, ирем һәм үзем. Барыбызга да бик ошады”,– диде ул. Һадиевлар Байлар Сабасында яши. Әлфия киләчәктә тиздән ачылачак кан тамырлары авыруларын дәвалау үзәгенә эшкә кайтырга уйлый. Фатир ачкычлары алучыларга истәлеккә радиоалгычлар (транзисторлар) бүләк итеп тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев