Сабада яшь чәчтарашлар бәйге тотты
25 сентябрьдә Саба урта мәктәбе базасында «Оста -Саба» чемпионатының мәктәп укучылары арасында «Чәчтараш сәнгате» компетенциясе буенча ярышлар үтте.
Бәйгедә 27 укучы көч сынашты. Конкурсның беренче этабында, балалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап бирделәр һәм карточкалар белән эшләделәр. Укучыларның яхшы әзерләнгәнен һәм бу өлкәдә тирән белемгә ия булганнарын күрдек. Практикада уңышлы куллану өчен теоретик база турында хәбәрдар булу бик мөһим. Икенче этапта, балаларның үз осталыкларын тулысынча күрсәттеләр. Оста һәм матур итеп бирем буенча чәч ясадылар. Мондый күнекмәләр алга таба үсеш өчен искиткеч башлангыч нокта булып тора. Укучыларга алга таба да уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев