Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Флера Сөнгатованы гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр

Районыбызда 90 яшьтән узган тыл ветераннарын гомер бәйрәмнәре белән ил җитәкчеләре тәбрикли. РФ Президенты В.В.Путинның Котлау открыткасын Флера Сөнгатовага социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов тапшырды.

  Флүрә Гали кызы 1932 елның 2 гыйнварында Байлар Сабасында 4 балалы гаиләдә беренче сабый булып дөньяга килә. Саба мәктәбендә белем ала. Укуын тәмамлаганнан соң балалар бакчасында пешекче булып эшли башлый (хәзерге “Шатлык” балалар бакчасы). Флүрә апаны коллективта туган җанлы, ярдәмчел, туры сүзле, тырыш булганы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.  Чөнки ул үз эшен һәрчак намус белән башкара һәм сайлаган һөнәренә тугры калып лаеклы ялга чыкканчы балалар бакчасында хезмәт куя.

 Саба районы Түлешкә авылы егете Хакимҗан абый белән тормыш коралар, ике малай, ике кыз тәрбияләп үстерәләр.  Кызганычка каршы, 2003 нче елда Хакимҗан абый гүр иясе була.

 Бүгенге көндә Флүрә Гали кызы тыныч тормышка куанып, булганына шөкер итеп, малае Рафис абый гаиләсе тәрбиясендә Байлар Сабасында гомер кичерә. 9 онык һәм 17 оныкчыгы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев